Болгар аша «Бөек Ефәк Юл» маршруты узды
“Василий Суриков” теплоходы Болгар тыюлыгы территориясендә шимбә көнне тукталды.
Болгар музей-тыюлыгы аша беренче тапкыр “Бөек Ефәк юл” маршруты узды. “Василий Суриков” теплоходы тыюлык территориясенә шимбә көнне килеп туктады.
Теплоход белән килгән туристларны традиция буенча Болгар җиренең тарихи персонажлары каршы алды, ә милли кием кигән кзлар чәк-чәк һәм ипи-тоздан авыз иттерде.
Аннары туристларны мавыктыргыч экскурсия барышында тыюлыкның борынгы ядкарльләре, тарихи урыннар белән таныштырдылар.
Исегезгә төшерәбез, “Бөек Ефәк юл” круиз маршрутының беренче теплоходы 18 сентябрьдә Мәскәүнең елга вокзалыннан чыкты. 2,5 километрлы круиз маршрутына 12 шәһәр кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев