Бирешмичә тормыш сынавына...
Кырык бишенче елның февралендә, Бөек Ватан сугышы инде ахырына якынлашып килгәндә, Сөембикә апа Җамалетдинованың әнисе, энесе һәм ике сеңлесе кар астында калып, һәлак була. Шулай итеп, уналты яшьлек кыз тома ятим кала.
Ирина Телицына
Бу фаҗига Сахалинда була. Төн уртасында, өйдәге бар кеше инде каты йокыга киткәч, Сөембикә ниндидер билгесез шаулау ишетә. Ул караватыннан торып, чүгәләргә өлгерә. Бәлки, шуңа күрәдер, ниндидер могҗиза белән исән кала. Аны кар каплап китеп, озак вакыт салкын тоткыннан котыла алмыйча азаплана. Инде өмет бетте дигәндә, пычкы-балта, кеше тавышларын ишетә. Бозланып каткан кызны кар астыннан азат итәләр...
Сөембикә балалар арасында иң олысы, ә әнисенә кырык ике генә яшь тулган була. Ул чакта шахтер поселогында яшәүче йөздән артык кеше өчен кар ташкыны кабергә әверелә. Иң аянычы – һәлак булучыларның яртысыннан артыгы балалар. Шулай итеп, Саба районының Көек авылында туган кызга Җиңү елы бик зур фаҗига китерә.
– Әтиебез бик эшчән, тырыш кеше иде, беркайчан кул кушырып утырганын хәтерләмим, - дип искә ала Сөембикә апа. - Әнием исә балалар тәрбияләде.
Утызынчы еллар ахырында әтиләре гаиләсен Сахалинга алып китә. Тормышлар әйбәтләнә, гаилә мохтаҗлыктан чыга, азык-төлек тә, кием-салым да җитәрлек була. Тик тиздән әтисе авырып, утыз тугыз яшендә үлеп китә. Ә аның вафатына өч ел узгач, Сөембикә бөтенләй япа-ялгыз торып кала. Шулай итеп, тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә аңа.
Туган якларына әйләнеп кайтыр өчен генә күпме авырлыклар кичерергә туры килә. Ятим кызга кая гына барырга кала соң? Курка-курка башка кешеләр белән бергә киң Татар бугазы аша чыгуларын әле дә яхшы хәтерли. Сахалиннан кайтып җитү өчен ике ай вакыт кирәк була аңа. Аннары колхоз ындыр табагында, Мәскәү янында торф чыгаруда, башка кызлар белән вербовка аша киткән Красноярск ачык шахтасында эшли. Бернинди авыр эштән дә куркып тормый. Башка кызлар белән бергә рельслар салалар. Эш бик авыр булса да, акчасын да әйбәт түлиләр.
Аннары Сөембикә апа Буа шикәр заводына эшкә урнаша. Булачак ире Гаделша белән дә шунда танышалар. Ире белән торган елларны ул әлегә кадәр сагынып искә ала. Гаделша бик игътибарлы, кайгыртучан ир булып чыга. Шулай итеп, бер-берсенә терәк булып, илле тугыз ел иңгә-иң куеп яши Җамалетдиновлар! Ул һәм кыз үстерәләр: Радик хәзер Казанда яши, ә кызлары Резидә район үзәк хастаханәсендә табиб-педиатр булып эшли.
Сөембикә апаның тормышы бер дә җиңелләрдән булмый һәм күп нәрсәгә өйрәтә. Беркайчан да кешеләрдән ярдәм көтеп, кул кушырып утырмый, алны-ялны белми эшли. Эшкә йөрүдән тыш, хатын-кызның тавык чүпләп бетермәслек йорт мәшәкатьләре дә бар бит әле. Еш кына камыр ризыклары, төрле тортлар пешереп, гаиләсен сыйларга ярата, бу осталыгын кызына да өйрәтә.
Тормыш юлында зур сынаулар аша үтәргә туры килсә дә, Сөембикә апа шулай ук изге күңелле, шәфкатьле булып калган. Язмыш күрсәткәннәрнең барысына да түзгән. Беренче группа инвалид ирен унике ел буе караган. Биш оныгын тәрбияләүгә дә өлеш кертергә өлгергән.
Хәзер инде ул кадер-хөрмәттә, якыннарының игътибарын һәм җылысын тоеп яши. Тормыш авырлыкларын сынмыйча-сыгылмыйча кичә алган хезмәт ветераны Сөембикә апа туксан яшьлек юбилеен да исән-имин каршылап, һәрвакыттагыча кунакчыл һәм тормыш сөючән булып калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев