Яңалыклар
Безнекеләр өчен тавыш бирегез!
Спас районы полициясенең участок уполномоченныйлары - капитан Михаил Савинов белән капитан Алексей Гартин шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгы старт биргән "Халык участковые" конкурсында катнаша.
Конкурс халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыру, бу хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрү һәм участок уполномоченныйлары эшчәнлегенә карата җәмәгатьчелектә уңай фикер булдыру максаты белән уздырыла.
Конкурс турындагы положение нигезендә, агымдагы елның 11 сентябреннән 20 сентябренә кадәр үткәреләчәк беренче этапта һәм 7 октябрьдән 16 октябрьгә билгеләнгән икенче этапта Эчке эшләр министрлыгының ТР сайтында (16мвд.рф) онлайн-тавыш бирергә кирәк булачак. "Халык участковые - 2017" махсус биттә конкурсантлар турында мәгълүмат урнаштырылган.
Тавыш бирү өчен әлеге хәбәрне яки "Халык участковые" баннерын табарга кирәк. Биткә кергәннән соң конкурсантлар исемлеге күренәчәк: тавыш бирергә теләгән участковыйның фоторәсеменә басарга һәм "тавыш бирергә" тәрәзәсен табарга. Бер ip-адрестан тәүлегенә бер тапкыр тавыш бирергә була.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Спас районы буенча бүлеге конкурста катнашып, безнең конкурсантлар өчен тавыш бирергә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев