Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Безнең волонтерлар – иң яхшылар

Районның балалар думасы вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевның “ТР туристлар волонтерлары ассамблеясе” коммерциянеке булмаган автоном оешма волонтерлары белән очрашуында катнаштылар.

Карина Давтян, Ангелина Степанчева, Анастасия Игнатьеваны һәм Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Ксения Федорованы президент аппаратының вәкиллекле корпусына чакырдылар, аларга биредә “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Районның балалар думасында волонтерлар эшен оештыруга зур игътибар бирелә. Болгар музей-тыюлыгының да ролен билгеләп үтәргә кирәк. Балалар белән тематик интерактив дәресләр оештырыла, алар шулай ук музейда оештырыла торган чараларда да актив катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев