Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бездә кунакта – белорус журналистлары

Узган чәршәмбедә Болгарда Белоруссиянең массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре - журналистлар делегациясе булып китте.

Бу сәяхәттә делегацияне "ТАТМЕДИА" АҖ Генераль директоры урынбасары Эльвира Исмәгыйлева озатып йөрде. Болгар җирендә кунакларны район Советы аппараты җитәкчесе Евгений Демьянов һәм Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев каршылады.
Делегация составында "7 дней" газетасы (Минск шәһәре), "Минская волна" радиосы, "Звезда" нәшрияты вәкилләре, шулай ук Гродно, Бобруйск һәм башка шәһәрләрдән журналистлар бар иде. Алар Изге Авраамий храмы, "Олимп" универсаль спорт комплексы, санаторий мәктәп-интернат, башка объектларда булдылар, шәһәр урамнарын карадылар.
Болгар музей-тыюлыгында аларны милли костюмнар кигән кызлар күркәм гадәт буенча чәк-чәк һәм ипи-тоз белән каршылады. Кунаклар Болгар цивилизациясе музее, Идел болгарларының Ислам дине кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесен, борынгы шәһәр урыны, Ак мәчет һәм башка объектлар белән таныштылар. Бу сәяхәттән алар зур тәэсир алып, хуҗаларга җылы каршылаулары, мавыктыргыч экскурсия өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Болгар җиренең ямьле табигате дә аларда онытылмас тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев