Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Бердәм Россия»леләр конференциясе

Узган дүшәмбедә район Мәдәният йортында "Бердәм Россия" җирле бүлегенең XXIV район конференциясе беренче этабы булды. Фикер алышуга куелган мәсьәләләр арасында партия җирле бүлегенең киләчәккә бурычлары тикшерелде. Конференция эшендә районда партиянең 31 бүлегеннән 50дән артык депутат катнашты. Утырышта доклад белән "Бердәм Россия" җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Камил Нугаев чыгыш ясады....

Узган дүшәмбедә район Мәдәният йортында "Бердәм Россия" җирле бүлегенең XXIV район конференциясе беренче этабы булды. Фикер алышуга куелган мәсьәләләр арасында партия җирле бүлегенең киләчәккә бурычлары тикшерелде.
Конференция эшендә районда партиянең 31 бүлегеннән 50дән артык депутат катнашты. Утырышта доклад белән "Бердәм Россия" җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Камил Нугаев чыгыш ясады. Ул соңгы вакытта район һәм республикадагы башкарылган эшләрне яктыртып үтте. Федераль үзәк белгечләренең бәяләве буенча, Татарстанның күп күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда торуы ассызыклап үтелде. Республикада сәнәгать һәм социаль-икътисадый тармак зур үсеш алды. Конференция барышында Спас муниципаль район территориясендә бер мандатлы сайлау округлары буенча җирле үзидарә вәкаләтле органнарына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү буенча яшерен тавыш бирү үткәрелде.
Нәтиҗәдә 2015 елның 13 сентябрендә үтәчәк җирле үзидарә вәкаләтле органнарына сайлауларга "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге расланды, шулай ук партия җирле органының сайлау алды программасы кабул ителде һәм сайлау берләшмәсе пичәте расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев