Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый

Депутатка кабул ителү өчен 10нан артык кеше язылган. Алар арасында шәһәрдә яшәүчеләр белән бергә, авыллардан килүчеләр дә бар.

Кабул ителүгә килүчеләрне пенсионерларга социаль льготалар бирү, яңа сатып алынган җир биләмәләренә коммуникацияләр сузу, дарулар белән тәэмин итү, дәвалану өчен акчалата ярдәм күрсәтү, ятим балаларны укыту һәм аларга ярдәм итү, яшь гаиләләргә ярдәм итүне күздә тоткан социаль программаларны тормышка ашыру, каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру белән шөгыльләнә торган операторларның эшчәнлегенә кагылышлы сораулар борчуы ачыкланды.
Айрат Хәйруллинга ихластан рәхмәт әйтергә килүчеләр турында да әйтми мөмкин түгел. Ул, мәсәлән, бер гаиләдәге баланы педагогия көллиятенең тулай торагына урнаштырырга ярдәм иткән. Бер кешене торак төзегәндә субсидия алу өчен программада катнаштыру мәсьәләсен җайга салган.
– Мөрәҗәгать иткән кешеләрнең барысына да булышасы килә, – диде кабул итү азагында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты.
Кабул итү барышында биш мәсьәләне хәл итү буенча тиешле чаралар күреләчәге турында әйтелде. Калганнары буенча тиешле аңлатмалар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев