Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөек Җиңүгә багышлан

Шәһәрдәге икенче һәм Ямбакты урта мәктәбе укучылары Ксения Колчина белән Диләрә Сафина, Болгардагы 1нче мәктәпнең "Хуторок" ансамбле "Ватаным, минем туган якларым" Vнче республика конкурсының район этабы җиңүчеләре дипломнары белән бүләкләнделәр. Конкурс "Мин яратам сине, Россия!" ХVнче Бөтенроссия патриотик җырлар конкурсы кысаларында үткәрелә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Район этабы...

Шәһәрдәге икенче һәм Ямбакты урта мәктәбе укучылары Ксения Колчина белән Диләрә Сафина, Болгардагы 1нче мәктәпнең "Хуторок" ансамбле "Ватаным, минем туган якларым" Vнче республика конкурсының район этабы җиңүчеләре дипломнары белән бүләкләнделәр.
Конкурс "Мин яратам сине, Россия!" ХVнче Бөтенроссия патриотик җырлар конкурсы кысаларында үткәрелә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Район этабы Өчкүл урта мәктәбе базасында узды, анда 13 мәктәптән вәкилләр катнашты. "Соло" номинациясендә Никольскидан Анна Федорова, Ямбактыдан Илүзә Галәветдинова, Иж-Борискинодан Карина Кукушкина һәм Өчкүлдән Валентин Филиппов призерлар булдылар. Вокаль ансамбльләр арасында призлы урыннарга "Кокетка" төркеме (Болгардагы 2нче мәктәп) һәм Полянкадан ике вокаль төркем лаек булды. Аларга дипломнар тапшырылды. Конкурста катнашкан башка укучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләр исә якын араларда район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак.
"Хәтер маршы" кысаларында
Ким урта мәктәбе агитбригадасы шушы көннәрдә Ямбактыга кунакка барды. Агитбригада белән мәктәп укытучысы, "Болгар" эзләнү отрядын оештыручы Борис Андреянов җитәкчелек итә.
Авыл китапханәчесе Ләйлә Хәсәнова тырышлыгы белән әзерләнгән бу очрашу мәктәптә үтте. Укучылар Ямбактыга "70 ел сугышсыз" программасы әзерләп килгәннәр. Шунысын әйтергә кирәк, алар бу программа белән эзләнү отрядларының республика фестивалендә чыгыш ясап, агитбригадалар арасында икенче урынны алдылар.
Борис Алексеевич эзләнү отрядының ел саен "Хәтер вахтасы"нда катнашуы, архив документлары белән ничек эшләүләре турында сөйләде. Әлеге документлар ярдәмендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган никадәр якташлырыбызның исемнәре ачыкланган. Балалар да, зурлар да эзләнү эшләре барышында табылган әйберләр белән кызыксынып таныштылар.
"Парклар маршы" кысаларында уздырылган әлеге акция һәркемдә онытылмас тәэсир калдырды. Укучыларны очрашуга Нина Крашенинникова әзерләгән.
Милли традицияләрне саклап
"Ак калфак"татар хатын-кызлар клубының чираттагы утырышы булды.
Клуб җитәкчесе Разия Галимова алда торган эш планнары белән таныштырып, халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрне, туган телебезне саклауда киләчәктә ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде.
Клубның беренче утырышы яз көне үткәрелгән иде. Анда шәһәр мәктәпләренең татар теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, төрле белгечләр, ветераннар катнашты. Әлбәттә, утырышта чыгыш ясаучылар күп булды, һәр кеше үзен борчыган мәсьәләләргә кагылып үтте, күп кенә сораулар бирелде. Яңадан көз көне җыелырга килешенде. Һәм менә чираттагы очрашу үткәрелде.
Әле күптән түгел генә Казанда татар хатын-кызлар җыенында булып кайткан санаторий мәктәп укытучысы Л.Гаязова мөселман хатын-кызларының милли киемнәр тарихы турында эчтәлекле һәм кызыклы чыгыш ясады. Ул үзе дә бик оста тегүче һәм үз куллары белән ясаган түбәтәй, калфак, яулык, алъяпкыч үрнәкләрен күрсәтте.
Утырышка җыелган хатын-кызлар чәй табыны янында рәхәтләнеп фикер алыштылар, киләчәккә планнар билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев