Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Барысына да өлгерә

Красная Слобода авылында яшәүче Әлфия Галәветдинованың беркайчан тик утырганын күрмәссең. Вакытын бер дә заяга уздырмый ул, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра.

Ольга СТРЕЛОВА

Әлфия балачак елларында ук укытучы булырга хыялланган. Бу һөнәрне сайлауда беренче укытучысы Вера Александровна Тихонованың да ролен билгеләп үтәргә кирәк. Ул әле дә булса немец теле укытучысы Григорий Федорович Волковны, үзенең класс җитәкчесе Валентина Николаевна Климованы, Нина Дмитриевна Фоминаны һәм Красная Слобода мәктәбенең башка укытучыларын бары тик җылы хисләр белән генә искә ала.

Сигезенче классны тәмамлагач Әлфия Нурхәмәт кызы документларын Тәтеш педагогия училищесына илтеп тапшыра. Уку еллары сизелми дә үтеп китә, аны юллама буенча Әлки районының Салман авылына җибәрәләр. Биредә бер ел эшләгәч, кияүгә чыга һәм алар гаиләсе Базарлы Матакка күчеп килә. Әмма мәктәптә урын булмау сәбәпле, Әлфия Нурхәмәт кызы балалар бакчасына урнаша. Дөрес, аңа биредә озак эшләргә туры килми, беркадәр вакыттан гаиләләре белән Красная Слобода авылына күчеп кайталар. Мәктәп интернатына тәрбияче булып урнаша ул. Бер үк вакытта пионервожатый вазифасын да аңа йөклиләр. Балалар арасында кайнашып, җиде ел вакытның ничек узганын да сизми кала. Ул җитәкчелек иткән Леня Голиков исемендәге дружина һәрвакыт алдынгы урыннарны били. Аннары Әлфия Нурхәмәт кызын озайтылган көн группасына тәрбияче итеп күчерәләр, кайбер укытучылар урынына да эшләп торырга туры килә. Шунысын да әйтергә кирәк, Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, ул Казан педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Дөрес, өченче курска җиткәч, кайбер сәбәпләр аркасында укуын ташлый.

Озак еллар дәвамында ул мәктәптән тыш һәм класстан тыш эшләрне оештыручы, укыту эшләре буенча мөдир була, 1992 елда аны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Нинди генә урында эшләсә дә, аның  өчен беренче – балалар. Класста дәрес вакытында ул һәр баланы игътибар белән күзәтә, сораулар биреп, аларның теге яки бу мәсьәләгә карата фикерен белергә тырыша, алар белән бергә шатлана. Укучыларга төпле белем һәм тәрбия бирү өчен мөмкин булганнарның барысын да эшли. Хәер, педагог шундый булырга тиеш тә. Мәктәп еллары балалар күңелендә онытылмас тәэсир калдырсын өчен, ул һәр җәй саен походлар оештыра, кызлар һәм малайларны Тәтешкә, Болгар музей-тыюлыгына, Казанга мавыктыргыч экскурсияләргә алып бара. Балаларның буш вакытын тагын да файдалырак итеп үткәрү өчен мәктәптә кул эше, яшь хәбәрчеләр түгәрәкләре эше белән җитәкчелек итә. Әйтик, түгәрәккә йөргән кызлар һәм малайларның язмалары район газетасы битләрендә дә еш басылып чыга. Лев Толстойның “Әгәр укытучы үз эшен һәм балаларны ярата икән – ул бәхетле укытучы”, дигән сүзләре нәкъ менә Әлфия Нурхәмәт кызын күздә тотып әйтелгән кебек. Укытучы төрле елларда мәктәпне тәмамлаган элекке укучыларны әле дә җылы хисләр белән искә ала. Аларның күбесе югары уку йортларында белем алган, тормышта үз урыннарын тапканнар. Араларында җитәкче урыннарда эшләп, хөрмәт казанучылар да күп. Алар белән ничек горурланмыйсың!

Соңгы елларда Әлфия Нурхәмәт кызы Бугровка мәктәбендә һәм Красная Слобода балалар бакчасында татар теле укыткан. Лаеклы ялга чыккан булса да, өендә кул кушырып утырмый, әле дә булса эшләвен дәвам итә. Дөрес, үз һөнәре буенча түгел. Шушы елның февраль аеннан бирле авылдагы иң көтеп алына торган кешеләрнең берсе – почтальон ул, халыкка газета-журналлар тарата.

Хәзер аның буш вакыты да күбрәк. Көндәлек мәшәкатьләреннән бераз арыну белән, ул кулына төрле төстәге җепләр алып, чигү эшенә керешә. Чигүләре һәркемне сокландырырлык, алардан күңелгә җылылык бөркелеп тора. Эксклюзив сумкалар, салфетка, мендәр тышлары, өстәл япмалары гади, җыйнак булуы белән игътибарны җәлеп итә.

– Кул эше белән күптән шөгыльләнәм, – ди Әлфия Нурхәмәт кызы, – безнең гаилә иҗатны яраткан кешеләрдән тора: әни тегәргә һәм бәйләргә, чигәргә оста иде, әби бик матур сөлгеләр чикте, әти агачтан диван һәм савыт-саба куя торган шкафлар ясады. Ун яшьләр тирәсендә әнинең тегү машинасында курчакка күлмәк теккән идем. Әле дә булса кул эшеннән аерыла алганым юк...

Әлфия Нурхәмәт кызы әле өендә бик күп гөлләр дә үстерә. Бакчасына керсәң дә тиз генә әйләнеп чыгармын димә. Алма, чия, ак, кызыл һәм кара карлыган, слива, кура җиләге, виноград, абрикос, груша – барысы да бар.

Яшелчәләрне да күп итеп үстерәләр. Моннан берничә ел элек Галәветдиновларның шәхси ярдәмче хуҗалыклары да зур булган. Мөгезле эре терлек белән бергә күп итеп куян, каз һәм үрдәк асраганнар. Атап әйткәндә, барысына да өлгергәннәр.

Әлфия Нурхәмәт кызы әле бүген дә кул кушырып утырмый. Вакытны бушка уздырырга яратмый ул. Кайчан карасаң да хәрәкәттә булыр. Казаннан кунакка кайткан балалары һәм оныклары да аңа карап сокланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев