Балыкчылар игътибарына: Спас районында Иделдә боз ныгыган
Мәгълүматларны республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Спас районында Идел елгасында боз ныгыган. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәт хәбәр итә.
Мәсәлән, Болгар шәһәре янында Идел бозының калынлыгы 14-17, Ржавец авылы янында – 14-18 сантиметр тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, иминлек кагыйдәләре буенча бозның калынлыгы бер кешегә 7 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Җәяүле кичү өчен бозның калынлыгы кимендә 15 сантиметр, ә машиналар кичүе өчен – кимендә 30 сантиметр тәшкил итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев