Балалар мәйданчыгына да, һәйкәлгә дә...
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев «Бердәм Россия» партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә район халкын кабул итте.
Депутат инде күп еллардан бирле район халкына теге яки бу мәсьәләне хәл итүдә булышлык күрсәтә. Бу юлы кабул ителүгә 10 кеше язылган. Мөрәҗәгать итүчеләрне эшкә урнашу, газ кертү, материаль ярдәм күрсәтү кебек һәм башка күп мәсьәләләр борчый.
Мәсәлән, Полянка авылында балалар мәйданчыгын төзекләндерү өчен грант откан коммерциянеке булмаган оешма вәкилләре депутатка балалар мәйданчыгы территориясен тигезләүдә булышуын үтенделәр. Депутат аларның гозерен үтәргә сүз бирде.
Шунысын да әйтми булмый, халык ышанычлысы янына ярдәм өмет итеп кенә түгел, ә алданрак кылган игелеге өчен ихластан рәхмәт әйтергә дә киләләр. Бу юлы да шулай булды. Узган елның декабрендә, мәсәлән, шәһәрдә яшәүче элеккеге чик сакчысы, икенче группа инвалид чик сакчыларына һәйкәл төзүдә булышуын үтенеп мөрәҗәгать иткән иде. Депутат каршы килмәде. Бу юлы чик сагы ветераны Фоат Вәли улына рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен кабул ителүгә махсус язылган. Ул башкарылган эшләр, киләчәк планнар турында сөйләде.
Кабул итү барышында биш мөрәҗәгать буенча конкрет аңлатмалар бирелде, биш мәсьәләне хәл итү өчен тиешле чаралар күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев