Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Балалар ил рәсемен ясый”

XIIнче республика конкурсында 1-4 класста укучылар, шулай ук сәнгать мәктәбендә укый торган 6 яшьтән 12 яшькә кадәрле балалар катнаша ала.

Конкурсны "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге уздыра, конкурсның район этабы 28 апрельдә тәмамланачак.
Конкурста катнашырга теләүчеләр жюри хөкеменә А-4 һәм А-3 форматындагы ирекле техника белән ясалган рәсемнәрне түбәндәге номинацияләр буенча тәкъдим итә ала:
"Волонтер булу - бик әйбәт!" - Россия Федерациясендә Доброволецлар һәм волонтерлар елына багышлана;
"Лев Толстой хикәяләре һәм әкиятләренең яраткан геройлары" - Татарстан Республикасында бөек рус язучысы елына багышлана;
"Без - имин юллар өчен!" - балалар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга һәм юлларда җәрәхәтләнү очракларын кисәтүгә багышлана;
"Минем илем - минем җаваплылыгым!"
Һәр рәсемнең икенче ягында катнашучының фамилиясе, исеме, яше, классы, мәктәп номеры, ТР районы, торак пункт, эшнең исеме, укытучының исеме, контакт телефоны күрсәтелергә тиеш.
3 майда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге мәгариф бүлеге белән бергә конкурсның район этабына йомгак ясаячак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак.
Иң яхшы эшләр төбәк башкарма комитетына җибәреләчәк, республика дәрәҗәсендә җиңүчеләрнең исеме 4 июньгә кадәр игълан ителәчәк. Бүләкләр Россия көнендә тапшырылырга тиеш.
Фото: http://tatarstan.er.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев