Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бала пособиеләренә гаризалар 1 майдан кабул ителә башлый

Шул ук вакытта пособие 1 апрельдән билгеләнәчәк.

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа түләүләр өчен гаризалар 2022 елның 1 маенда кабул ителә башлый. Шул ук вакытта пособие 1 апрельдән билгеләнәчәк. 1 майдан соң гариза биреп, гаилә берьюлы ике ай – апрель һәм май өчен акча алачак. Төп шарт – апрель аенда балага 8 яшь тулып өлгергән булырга тиеш.

Пособие гаиләнең кеременә карап билгеләнә. Түләү җан башына уртача керем яшәү регионында кабул ителгән яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнәчәк.

Төбәктә бала өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100% ын тәшкил итә торган яңа түләү күләме дә гаилә кеременә бәйле. Түләүнең база күләме – 50%, ил буенча уртача алганда 6 150 сум тәшкил итә. Шушы түләүне дә исәпкә алып, гаиләнең кереме бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, пособие 75% күләмендә билгеләнәчәк. Бу түләүне дә исәпкә алып, гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан азрак килеп чыкса, бала өчен төбәк яшәү минимумының 100% күләмендә максималь пособие билгеләнә.

Исегезгә төшерәбез, хәзер 8-17 яшьлек балалар өчен түләү ялгыз ата-аналарга гына бирелә. Пособиенең күләме төбәк яшәү минимумының 50% ын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев