Безнең район механизаторлары бөртекле культуралар суктыруда тырышып эшлиләр, көннәр аяз торганда техникадан югары җитештерүчән файдаланалар.
Хәзерге вакытта иң күп ашлык суктыручылар:
Илдар Гатауллин ("ВЗП Болгар", "Лексин-560" комбайны), 2581 тонна ашлык суктырган ;
Әсхәт Хәлиуллин ("ВЗП Болгар", "Лексион - 570") -2116 тонна;
Юрий Андронов ("ВЗП Болгар", "Мега-370")- 2115 тонна;
Александр Субботкин (А.Планин КФХ, "Дон- 1500Б") -1500 тонна;
Илһам Шәфигуллин ("Авангард", "Мега-360") -1354 тонна;
Әнвәр Шәрифуллин (Ю.Семушкин КФХ, "Дон-1500Б") - 1050 тонна;
Рамил Вафин (А.Мөхәммәтова КФХ, "Дон-1500Б") - 938 тонна;
Алексей Спирчагов ("Агрохимсервис", "Дон-1500 Б") - 920 тонна;
Ринат Шәйдуллин (Д.Хәмидуллин КФХ, "Вектор") -710 тонна.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан булдырылган "Иң яхшы комбайнчы"республика конкурсы дәвам итә, конкурс нигезендә 100әр мең сумлык 200 премия каралган.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев