Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Армия хезмәтен онытып булмый

Шәһәрдә яшәүче Андрей Казначеев армиядә хезмәт иткән елларын җылы хисләр белән искә ала һәм армиядән алып кайткан альбомын кадерләп саклый.

Ольга Стрелова

Егет Новосибирск шәһәрендә яшәп, диңгезне беркайчан күргәне булмаса да, диңгезнең зәңгәр киңлекләре турнда кечкенәдән үк хыяллана башлаган. Әтисе авиациядә хезмәт итә, сугыш вакытында тыл тәэминатында була, ә сугыштан соңгы елларда Чкалов исемендәге авиация заводында эшли. Андрейга диңгез турында сөйләүчеләр дә булмый, тик ул балачак хыялын тормышка ашыру өчен, мәктәптән соң Владивосток шәһәрендәге Макаров исемендәге Тын океан югары хәрби диңгез училищесына кереп карарга була. Медицина комиссиясен һәм физик хәзерлек буенча сынауларны уңышлы үтсә дә, училищега керә алмый.
Киләсе елга яңадан шунда кереп карарга ниятләп, егет документларын төзелеш институтының кичке бүлегенә тапшыра. Бер ел укыганнан соң, диңгез училищесына керергә теләге дә юкка чыга. Ә 1978 елның июль аенда аңа армиягә повестка тапшыралар.
Новосибирск ДОСААФында Андрей штурма-радиометрист курсларын үтә. Ә бу һөнәр өчен бик яхшы күрергә һәм хәтер бик яхшы булырга тиеш, шулай ук объектларның зурлыгын билгели белү, бик тиз хәтерне җыю, бер бурычны үтәүдән шунда ик икенче эшкә тотына белү, диңгездә барганда баш әйләнмәү кебек сыйфатлар кирәк.
– Радиометрист корабның хәрәкәт иминлеген тәэмин итә. Илле диңгез милясы радиусында мин су өстендә булган барлык объектларны күзәтеп барырга тиеш идем, – дип аңлата Андрей Анатольевич.
Чакырылыш комиссиясенең медицина тикшерүен узганда, күз табибы Андрейны берничек тә армиягә өч елга җибәрергә теләми (ул чакта диңгезчеләр өч ел хезмәт итәләр). Тик егет бары тик флотта хезмәт итү турында гына хыяллана. Диңгезче итеп алмаулары турында дусларына ничек сөйләячәген ул күз алдына да китерә алмый. Армия хезмәтенең авырлыгын яхшы аңласа да, ул алардан куркып тормый, чөнки чын ир-егетләрнең Кораллы Көчләр сафларына чыныгу алу өчен баруларын яхшы аңлый. Зур тырышлык белән ул медицина комиссиясен аны флотка җибәрергә үгетли ала.
– Мин Владивостокка эләгермен дип уйлаган идем, – ди Андрей Анатольевич, флотта хезмәт итә башлаган айларны искә алып. – Тик безне Симферопольгә оча торган самолетка утырттылар, аннан электричка белән Севастопольгә киттек.
Шулай итеп, ул Кара диңгез флотында хезмәт итә башлый. Яшь матрос курсын үткәннән соң, “Москва” крейсерында хәрби антын бирә. Бу ундүрт вертолет сыйдырышлы беренче авианосец крейсер – Кара диңгез флоты флагманы һәм аның беренче ранглы бердәнбер корабы була. Бу корабта хезмәт иткән өч ел эчендә Андрей Анатольевичка Урта диңгездәге хәрби походларда да катнашырга туры килә.
Беренче хәрби походы Югославиянең Дубровник шәһәрендә була. Бүгенге көндә бу Хорватиянең көньягында, Далмациянең Әдрән диңгезе буенда урнашкан иң гүзәл шәһәрләреннән берсе. Беренче хәрби походка чыкканда, Андрей әле бер ел гына хезмәт итеп өлгерә. Ә ел ярымнан соң крейсер яңадан хәрби походка чыга.
– Без Мисыр ярлары буенда тордык, ерактан Гибралтар бугазын да күрергә туры килде, – дип искә ала Андрей Анатольевич үзе. – Берләштергән өйрәнүләрдә дә катнаштык, үзлектән дә су асты көймәләрен эзләп табу, шартлы дошманга атып тидерү, “дошман” кораблары белән очрашулар да булды...
“Москва” крейсеры бик дәрәҗәле кораб, диңгез флоты флагманы булганга күрә, анда югары кунаклар да еш килә. Алар арасында Советлар Союзының флот адмиралы Сергей Горшков та була.
– Әле дә исемдә, ул бездәге ипине бик ошатты, – дип искә ала Андрей Анатольевич. – Рейда торганда, ипине безгә ярдан китерделәр, диңгезгә чыкканда аны үзебездә пешердек. Минем үземнең дә андый тәмле ипине бүтән күргәнем булмады. Ярда аны бик зур акча түләп сатып алалар иде.
Егет флоттан запаска беренче статьялы старшина дәрәҗәсендә чыга (бу коры җир гаскәрләрендә сержант дәрәҗәсенә тигез). Андрей Анатольевич әйтүенчә, флотта хезмәт итүнең бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән. Баштагы мәлдә иң катлаулысы – дуслары һәм туганнары белән аерылышу була. Аларны бик еш исенә төшерә, хәтта төшләренә дә керәләр. Һаман ашыйсы килә, йокысызлык йөдәтә. Хәрби корабта көненә дүрт тапкыр җыештыралар (бу чисталык һәм тәртипне сакклау максатында эшләнә). Каюталарны, башка бүлмәләрне себереп һәм юып чыгалар, палуба һәм палубада урнашкан җайланмаларны, бортларны сөртеп торалар, камбуз, юыну урыннарын һәм гальюнны чистарталар. Моннан тыш, орудиеләрне, торпеда аппаратларын, шлюпкаларны, тозлы диңгез суы эләгә торган бар нәрсәне сөртеп торалар, бакыр һәм тимерне ялтыраталар. Ә һәр шимбә көнне зур җыештыру үткәрелә.
Диңгезче робасын юу белән дә кайбер проблемалар туа. Ак төстәге тукымадан тегелгәнгә күрә, ул бик тиз пычрана, таплана, ә тупас калын тукыма төн эчендә генә кибеп өлгерә алмый. Җәен кибеп өлгермәгән формадан йөрү проблемалар тудырмаса, кышын исә салкын үзәккә үтә.
Шулай да Андрей Анатольевич флотта хезмәт иткән чорының бары тик яхшы якларын гына хәтерендә тотарга тырыша. Аның фикеренчә, иң мөһиме – армия хезмәтенең беренче ел ярымына түзәргә кирәк, аннан соң инде күпкә җиңелрәк була.
Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, ул Новосибирскида газ белән тәэмин итү профиле буенча инженер-төзелеш институтын тәмамлый. Икенче курсны тәмамлаганда өйләнә, ә институтны тәмамлаганнан соң хатыны һәм ике баласы белән Забайкальеның Краснокаменск шәһәренә күчеп китәләр. Анда Андрей Анатольевич биш ел буе тимер-бетон эшләнмәләре заводында хезмәт куя. Тик климатның начар булуы, җәйнең бик кыска һәм коры, аз карлы салкын кышлар аркасында балалары бик еш авырый башлый. Шуңа күрә гаиләсе белән безнең шәһәргә кайтырга булалар. Андрей Анатольевич хәзер Спас районы газ эксплуатациясе хезмәтендә өлкән мастер булып эшли.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, хатынының әтисе Анатолий Денисович Рубанов үз вакытында шулай ук Кара диңгез флотының “Кутузов” артиллерия крейсерында дүрт ел хезмәт иткән, ә улы Анатолийның армия хезмәте Балтыйк диңгезе флотының десант корабында үткән. Егет дә запаска беренче статьялы старшина дәрәҗәсендә чыккан.
 – Оныгыбыз Савелий да гаилә традицияләрен дәвам итәр дип өметләнәм, – дип елмая Андрей Анатольевич.
...Ел саен ул Хәрби диңгез флоты көнендә төрле чорда флотта хезмәт итүчеләрнең традицион якташлар очрашуында катнаша. Күпме генә вакыт үтсә дә, армиядә хезмәт иткән еллары мәңге хәтерендә саклана. Аны армиядә хезмәт иткән һәр ир-егет яхшы аңлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев