Археология проблемалары турында
Үткән атнада Болгар музей-заповеднигының Истәлек билгесе залында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президиумының күчмә утырышы булды.
Аның эшендә Академия президенты Ә.Мәзһәров, Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Көн тәртибенә бергәләп хәл итә торган мәсьәләләр куелды. Аерым алганда, Татарстанда археологияне, табигый-техник һәм гуманитар тикшерүләрне үстерү һәм башкалар каралды. ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, Ш.Мәрҗәни исемендәге институт директоры академик Рафаэль Хәкимов "Тартарика": "Великий Болгар" сериясендәге атласны тәкъдир итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев