Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Антоновка халкы үз көчләре белән күперне тәртипкә китергәннәр

Асылмалы күпер давыл аркасында ишелгән.

Битараф булмаган Антоновка кешеләре Бизнә елгасында күптән түгел давыл нәтиҗәсендә ишелеп төшкән асылмалы күперне тәртипкә китергәннәр. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый күпер – районда бердәнбер.

Эшкә Алексей Макаров башлап йөрүче булган. Кирәкле материалларны, инструментларны да үзе алып килгән.

Күперне тәртипкә Александр Трошин, Сергей Жуков, Николай Шмелёв, Василий Степанов, Артём Киселёв, Александр Миронов китергәннәр.

«Инде өч көн яңартылган күпердән йөрибез. Тырыш авылдашларыбызга чын күңелдән рәхмәт. Күпер авыл халкына тагын озак еллар хезмәт итәр, дип өметләнәбез. Авылыбызның ике ягын тоташтыручы бердәнбер күпер бит ул, аннан тыш, районда бердәнбер асылмалы күпер», – ди Антоновкада яшәүче Юлия Киселёва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев