Яңалыклар
Алда – зона этабы
"Созвездие-Йолдызлык-2015" эстрада сәнгате ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең зона этабында район данын иң оста яшь башкаручылар якларга тиеш.
"Вокал-соло" номинациясенең беренче кече яшь төркемендә - Надежда Корнеева, икенче кече төркемдә - Вероника Артюшина, Камилла Вафина һәм Анна Царева, урта төркемдә - Александра Горячкина, Ксения Молодова һәм Дарья Севастьянова, өлкән төркемдә...
"Созвездие-Йолдызлык-2015" эстрада сәнгате ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең зона этабында район данын иң оста яшь башкаручылар якларга тиеш.
"Вокал-соло" номинациясенең беренче кече яшь төркемендә - Надежда Корнеева, икенче кече төркемдә - Вероника Артюшина, Камилла Вафина һәм Анна Царева, урта төркемдә - Александра Горячкина, Ксения Молодова һәм Дарья Севастьянова, өлкән төркемдә - Дарья Чудакова, Диләрә Сафина һәм Варвара Лисюк чыгыш ясый. "Конферанс" номинациясенең урта яшь төркемендә Ксения Молодова белән Кирилл Малышкин үзләрен сыный. "Хореография" номинациясендә үз осталыкларын "Булгарочка" бию ансамбле һәм "Движение" хореография коллективы күрсәтергә тиеш (кече һәм өлкән төркемнәр).
Башкаручылар арасында "Колосок" балалар бакчасы, шәһәр, Ямбакты һәм Никольск урта мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәбе, район Мәдәният йорты вәкилләре бар. Бу бик популяр һәм абруйлы конкурста күпләр инде берничә тапкыр катнаша. Тупланган тәҗрибә аларга бу юлы уңышлы чыгыш ясарга мөмкинлек бирер дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев