Яңалыклар
Агач утырттылар
Узган шимбә көнне район һәм шәһәр җитәкчеләре, хезмәт коллективы вәкилләре "Милли урман утырту көне" республика акциясендә катнаштылар.
Нарат һәм миләш үсентеләре ял паркы зонасы булачак Рабига күле янында утыртылды. Ял итү өчен бу бик матур урын - күле, урманы, чиста һавасы бар. Бу акциядә катнашучы район башлыгы Камил Нугаевның сүзләренә...
Узган шимбә көнне район һәм шәһәр җитәкчеләре, хезмәт коллективы вәкилләре "Милли урман утырту көне" республика акциясендә катнаштылар.
Нарат һәм миләш үсентеләре ял паркы зонасы булачак Рабига күле янында утыртылды. Ял итү өчен бу бик матур урын - күле, урманы, чиста һавасы бар. Бу акциядә катнашучы район башлыгы Камил Нугаевның сүзләренә караганда, Болгар халкы һәм шәһәр кунаклары табигать кочагында рәхәтләнеп ял итсен өчен барлык шартлар тудырылачак. Шәһәр халкы бу проектны хуплар һәм күл буен ямьләндерүгә үз өлешен кертер дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев