Абдулла Алиш эзләре буйлап
Узган атнада безнең районда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендәге бер төркем иҗат әһелләре булып китте.
Алдан планлаштырылганча, Болгарга килгәндә алар Абдулла Алишның туган авылы Көеккә кереп чыктылар. Балаларның сөекле язучысын иҗатка илһамландырган бу төбәк һәр әдип өчен якын һәм кадерле, биредә һәр тыкрык, һәр сукмак Алиш эзләрен әле дә булса җуймыйча саклый кебек. Язучының бюсты янында булган очрашу барышында Данил Хәбибрахман улы Алишның узган гасырда иҗат иткән әсәрләренең әле дә актуальлеген югалтмавын билгеләп үтте. Аларны балаларга бишектә ятканда ук укырга һәм өйрәтә башларга кирәк. Алишның Ватанга, туган җиргә, туган төбәккә мәхәббәт белән сугарылган әкиятләре, шигырьләре, пьеса һәм башка әсәрләре үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный.
Очрашу барышында якташыбызны сагынып, җылы сүзләр белән искә алдылар. Журналист һәм язучы Госман Гомәр Алиш рухына догалар укыды, аның изге теләкләренә башка язучылар да кушылды.
Болгар музей-тыюлыгында язучыларны милли киемнәрдән киенгән кызлар чәк-чәк һәм ипи-тоз белән каршы алдылар. Кунаклар, язучы якташыбыз турындагы истәлекләрне кадерләп саклауга зур игътибар бирелүе өчен район башлыгы Камил Нугаевка ихластан рәхмәт әйттеләр.
– Сезнең тырышлык нәтиҗәсе буларак, Көектә Алишка яңа монумент куелды, биредә кызыклы экспонатлар тупланган музей эшли, – диде Данил Салихов. – Тыюлыкта ачылган музей да аерым игътибарга лаек...
Район башлыгы исеме бөтен дөньяга билгеле булган Алишның иҗатын пропагандалаучы язучыларга һәм шагыйрьләргә тирән рәхмәтен белдерде. Аның әсәрләрен француз, кытай балаларының яратып укуы ул безнең өчен дә зур куаныч.
Халкыбызның танылган язучылары Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев, Нәбирә Гыйматдинова, Әхәт Гаффар, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Хәбир Ибраһим, Марат Әмирханов, Хәнәфи Бәдыйги, күренекле галимнәр Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, күрше Башкортстан Язучылар берлеге вәкилләре һәм башкалар Болгардагы матур үзгәрешләрне күреп таң калды.
...Язучы булган җирдә тарих кала, диләр. Бу сәяхәт әдәбият һәм сәнгать әһелләренә яңа әсәрләр язарга этәргеч бирер, дип өметләнәсе килә. Ни дисәң дә, Болгар изге җир бит ул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев