2022 елга ял һәм бәйрәм көннәре билгеле булды
Быел 31 декабрь ял көне итеп билгеләнгән.
2022 елда Россия халкын 247 эш көне һәм 118 ял һәи бәйрәм көннәре көтә.
Яңа ел каникуллары 31 декабрьдә башланып, 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме (6 марттан 8 мартка кадәр), Россия Көне (11нән 13нче июньгә кадәр) һәм Халыклар бердәмлеге көне (4-6 ноябрь) өчәр ял көне биреләчәк. Май бәйрәмнәре исә дүртәр көн дәвам итәчәк (30 апрель-3 май, 7-10 май). Ватан сакчысы көнендә бер генә көн ял бирелә.
Шунысы сөендерә, 2021 елның 3 гыйнварындагы бәйрәм көне күчү сәбәпле, быел 31 декабрь ял көне булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев