2022 елда Россия буенча минималь хезмәт хакы артачак
Бу хакта закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән.
Россия Хакимияте тарафыннан Дәүләт Думасына “Минималь хезмәт хакы турында” закон проектының 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты тәкъдим ителгән. Аның нигезендә, 2022 елда Россия буенча айлык минималь хезмәт хакын 6,4 % арттыру планлаштырыла.
Шулай итеп, 2021 елга минималь айлык хезмәт хакы белән чагыштырганда, 2022 елда бу сумма 825 сумга артачак һәм 13617 сум тәшкил итәчәк.
“Закон проектын кабул итү 2,7 миллионлап кешенең хезмәт хакын арттырырга ярдәм итәчәк” – диелә закон проектына аңлатмада.
Закон үз көченә 2022 елның 1 гыйнварыннан керер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев