Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тату гаиләләр – район байлыгы

Болгарда «Гаилә тарихында – гасырлар авазы» фестиваль-конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурста Спас районыннан Баландиннар гаиләсе, Холмирзоевлар гаиләсе һәм Якличевлар гаиләсе катнашты. Чыгыш ясаучылар гаилә тарихындагы мөһим вакыйгалар һәм кешеләр турында сөйләделәр, шәҗәрә агачы, бай фотоальбом һәм казанышлар күргәзмәсе тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, аларның гаиләләрендә әзерләнә торган милли ризыкларны пешереп, жюри әгъзаларын сыйладылар. Шуннан соң район Мәдәният йорты сәхнәсендә гаиләләр үзләренең «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!» дип исемләнгән визит карточкаларын тәкъдим иттеләр.

Баландиннар гаиләсе  


Михаил һәм Ирина Балан-диннарның күп балалы гаиләсен безнең шәһәрдә белмәгән кеше юктыр. Алар еш кына район Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясыйлар. Ирина шулай ук беренче шәһәр мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли. Шулай ук ул «Хуторок» балалар казак ансамбленә дә җитәкчелек итә. Музыкага битараф булмаган ата-аналар улларын да иҗатка җәлеп итәләр. Олы уллары Иван әле баянда да уйный. Хәзер ул Казан дәүләт мәдәният институты студенты. Режиссура кафедрасында укый. Уртанчы уллары Арсений – мәктәп укучысы. Фортепианода уйный белә. Төпчек уллары Николай да җырларга ярата. Әти-әнисе белән сәхнәдә чыгыш ясый. Конкурста Баландиннар казак гаиләсе мәдәниятен күрсәтәләр. Төгәлрәк итеп әйткәндә, атка беренче тапкыр утырту йоласын. Борынгы казак традициясе буенча, атка утырту йоласы – бала өчен беренче сынау. Өч яшьтән узган малайны әтисе, бабасы, абыйлары һәм башка якын туганнары алдында иярләнгән атка утырталар һәм ат иярендә өч тапкыр әйләндереп чыгалар.

– Без үз мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне онытмыйбыз, туганнарыбыз турында хатирәләрне саклыйбыз. Мин еш кына балаларга аларның ерак бабалары Егорның нинди көчле булганын сөйлим. Аның кызы Параскева Егоровна Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан һәм өч Георгий тәресе белән өйгә кайткан Илья Ивановичка кияүгә чыга. Соңыннан ул гражданнар сугышында катнаша һәм сугышта һәлак була. Бабалары Андрей Ильичның нинди белемле булуын. Лейтенантлык курсларын тәмамлагач, 1942 елда фронтка китә... Балалар бабалары турында белүе безнең гаилә өчен зур әһәмияткә ия. Зур бәйрәмнәрдә йортыбыз кунаклар белән тулы булуына балаларыбыз инде күнеккән. Зур өстәл артында без әби-бабаларыбызның яраткан җырларын җырлыйбыз, казаклар өчен традицион булган ризыклар әзерлибез. Иң мөһиме, рәхәтләнеп аралашабыз. Улларыбыз да безнең начар гадәтләребез булмавын, эшләргә яратуыбызны күрә, бездән үрнәк алып үсә, – ди гаилә башлыгы Михаил Баландин. 

Якличевлар гаиләсе


Чуаш халкының мәдәни мирасы белән жюри әгъзаларын Якличевлар гаиләсе таныштырты. Алар фотолар белән зур шәҗәрә агачы, гаилә альбомы, шулай ук күргәзмә әзерләгәннәр. 

– Иҗади күргәзмәбезне «Буыннар элемтәсе» дип атадык. Барлык гаилә ядкарьләребез шушында җыелган. Ярма яргычны минем бабам ясаган, шулай ук без каба, тукмак, өйдә тукылган сөлгеләр, чигүләрне саклыйбыз. Кызым Оля белән без гаилә традицияләрен дәвам итәбез, баш киемнәре ясыйбыз, чигәбез, милли киемле курчаклар тегәбез, пэчворк техникасында төрле паннолар ясыйбыз. Чуваш телендә һәр орнамент нәрсә дә булса аңлата бит, – дип сөйли Валентина Якличева.

Сүз уңаеннан, Валентина Михайловна 2002 елдан Спас районының Чуваш милли мәдәни үзәге рәисе булып тора. Аның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә бүген күпләр чуаш халкының мәдәни мирасы белән таныша ала. Аның җитәкчелегендә «Сеспель» фолклор ансамбле, Иж-Борискино мәктәбе каршында «Мерчен» балалар аесамбле эшләп килә. Еш кына иҗади очрашулар, кичәләр оештыралар. Ул тәрбияче булып эшләгән Болгар санаторий-интернатында Валентина Михайловна милли бүлмә оештырган, анда балалар белән дәресләр үткәрә, аларны чуаш бәйрәмнәре, милли уен кораллары, кием, чигүләр белән таныштыра. 
Шулай ук жюри игътибарына Якличевлар милли ризыкларны тәкъдим иттеләр. Чөнки рецептлар һәм традицияләр дә борынгы заманнардан килә.

– Чуашлар янына килсәгез, алар сезне беркайчан да сыйламыйча җибәрмәсләр, – ди Валентина Михайловна. – Без традицион эчемлек – куас әзерләдек, шулай ук хупла дигән милли пирог. 

Пирог йола ризыгы дип санала – аны туйларга, кеше җирләгәндә һәм зур бәйрәмнәргә әзерлиләр. Пирогны кош ите, бәрәңге, суган, бодай ярмасыннан пешерәләр. Өч-дүрт сәгать пешергәннән соң, ул мичтән чыккан кебек була. 
Сәхнәдә чуаш халкының кич утыру темасына тамаша күрсәтелде. 

Холмирзоевлар гаиләсе


Холмирзоевларның зур һәм тату гаиләсе жюри әгъзаларына үзбәк традицияләре турында сөйләде. Өлкәннәрне хөрмәт итү, алар турында кайгырту, ата-бабалар истәлеген саклау, кунакчыллык – Холмирзоевлар гаиләсендә бу кагыйдәләрне беркайчан бозмыйлар.

Шулай ук кунаклар «Кувонч» гаилә вокаль ансамбле турында да белделәр. Иҗади гаилә бәйрәм концертларында, халык иҗаты фестивальләрендә, смотр-конкурсларда даими катнаша. 

– Без үзбәк ансамблен халкыбызның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан оештырдык, – ди Рөстәм. – Балаларны һәм яшьләрне милли мәдәнияткә җәлеп итү бик мөһим мәсьәлә булып тора.

Шулай ук жюри әгъзаларын традицион үзбәк ашлары белән сыйладылар.
Өстәлдә пылау, манты, самса, катлама һәм башка күп тәм-томнарны күрергә мөмкин булды.

– Катлама – гади камырдан, майда әзерләнә торган камыр ризыкларының бер төре, – дип сөйли хатын-кызлар. – Ул башка кондитерлык эшләнмәләреннән катлы-катлы булуы белән аерылып тора. Катлама Нәүрүзгә, Фатиха-туйга (ярәшүгә) әзерләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев