Мәдәният учагын сүндерми
Петр Бурмистров 40 елдан артык Никольск авыл мәдәният йорты мөдире булып эшли.
40 ел клуб мөдире булып эшләү дәверендә Петр Сергеевич күңел ачу программаларын, массакүләм чараларны, тематик очрашуларны оештыру буенча бай тәҗрибә туплаган. Һәрвакыт яңа идеяләр эзләү, чиксез репетицияләр – авыл мәдәният учагы мөдиренең эше бер дә җиңелләрдән түгел. Шулай да авыл халкында мәдәнияткә мәхәббәт уяту, аларны мәдәнияткә җәлеп итү өчен ул кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзер.
Тамырлары –
туган авылында
Петр Сергеевич турында һич икеләнмичә шулай дияргә була. Никольск мәктәбенең ун классын тәмамлагач, туган авылын ташлап, читкә чыгып китү уе башына да килми аның.
– Бергә укыган классташларым-ның барысы да авылда калды. Минем дә беркая китәргә теләгем булмады, – дип сөйли Петр Сергеевич. – Берничә ай тракторчы булып эшләгәннән соң, мине парткомга чакырып, «клубны кабул ит» диделәр. Миңа ул вакытта бары 17 яшь иде.
Клуб директоры вазифасын нәкъ аңа тәкъдим итүләре бер дә гаҗәеп түгел. Чөнки Петр Сергеевич һәрвакыт иҗади кеше булган. Кечкенәдән музыка белән мавыга, авыл ансамблендә җырлый. Моннан тыш, гармун, баян һәм башка музыка коралларында яхшы уйный. Аның үз эшенә җаваплы мөнәсәбәтен, авыл халкының ялын бизәргә тырышуын һәм эшкә зур теләген бәяләп, Петр Сергеевичны мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр дә инде.
Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, ул яңадан шул ук эшен дәвам итә.
Йөзләгән чаралар
Петр Сергеевичны Никольск авылының олысы-кечесе яхшы белә. Чөнки ул авыл тамашачылары өчен Ватанны саклаучылар, Хатын-кызлар бәйрәменә, Әниләр көненә багышланган йөзләгән бәйрәм концертларын, кичәләр, бию һәм уен программаларын, Яңа ел чаралары, Җиңү көненә һәм башка истәлекле даталарга багышланган митингларны оештыручы кеше. Мәдәният хезмәткәрләре бу эшкә бик җаваплы караганга күрә, чыгышлары да һәрвакыт истә калырлык була. Күңелле концерт номерлары, костюмнар һәм залның бизәлеше тамашачыларны һәрвакыт сокландыра.
– Авылда мәдәният хезмәткәре булу җиңел түгел. Күңел ачу чаралары юк дәрәҗәсендә, шуңа күрә авыл клубы элек тә, хәзер дә төп ял итү урыны булып кала. Авылның яшәеше, мәдәнияте дә клуб эшенең ничек оештырылуына турыдан-туры бәйле, – ди Петр Сергеевич.
Актив авыл халкы
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Никольск халкы мәдәни тормышта актив катнаша. Мәсәлән, клубта «Сударыня» вокаль ансамбле, ветераннар хоры, «Рождённые в СССР» ир-атлар вокаль төркеме һәм башкалар оештырылган. Үзешчән артистлар авыл чараларында чыгыш ясап кына калмыйча, концертлар белән Болгарга, күрше авылларга һәм шәһәрләргә дә йөриләр.
– Районда уздырылган чараларда – «Без бер гаилә» фестивале, Сабантуй бәйрәме, «Иван Купала» фестивалендә катнашмыйча калганыбыз юк. Шулай ук концерт программалары белән район авылларына да барабыз. Рус Никольские авылында «Каравон», Алексеевскида «Балкыш», Казан шәһәрендә «Уйна, гармун!», Алабугадагы «Спас ярминкәсе», Нурлаттагы «Русская песня», «Татарстан – безнең йортыбыз», Болгарда уздырылган «Ага базар» республика фестивальләрендә дә катнашканыбыз бар, – дип сөйли Петр Сергеевич. – «Рождённые в СССР» ир-атлар вокаль төркеме һәм ветераннар хоры «Балкыш» фестивалендә лауреат исемен алдылар.
Бүләкләребез арасында үзеш-чән сәнгатьтә катнашучыларның һәм клуб хезмәткәрләренең күп кенә дипломнары, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар. Ә клуб тарихында иң зур вакыйга, мөгаен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Сударыня» төркеменә 500 мең сумлык сертификат тапшыруы булгандыр.
Гаилә чишмәсе
Күптән түгел клубта «Родник» дип исемләнгән яңа вокаль гаилә ансамбле барлыкка килгән. Коллектив составында ике гаилә – Бурмистровлар һәм Федоровлар. Ансамбль белән Петр Сергеевич җитәкчелек итә.
– Коллективның исеме турында озак уйладык һәм «Родник» дип атарга булдык. Нигәме? Чөнки чишмәгә су эчәргә, табигатькә сокланырга, су челтерәвен тыңларга киләләр. Чишмә ул тирә-юньдәге бар тереклекне чиста су белән туендыра. Ә җырлар да бит су кебек – башкаручыларның да, тамашачыларның да моңга сусавын баса, – ди Петр Сергеевич. – Нигездә авыл сәхнәсендә – Масленица, Авыл көне, Ватанны саклаучылар көненә багышланган чараларда чыгыш ясыйбыз. Шулай ук «Без бергә», «Без бер гаилә» район фестивальләрендә, «Безнең йортыбыз» зона конкурсында да катнаштык. Репертуарны чараның тематикасы буенча үзебез сайлыйбыз. Нигездә ул совет авторларының һәм заманча җырлардан тора.
Мәдәнияткә
җәлеп итәләр
Хәзерге вакытта клуб бинасында авыл китапханәсе, «Витязь» спорт клубы, музей бүлмәсе урнашкан. Петр Сергеевич сүзләренчә, китапханәче Рузалия Силютина белән тыгыз хезмәттәшлектә күп төрле чаралар үткәрелә. Бергә алар авылның мәдәни тормышына мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә тырышалар.
– Сүз уңаеннан, безнең мәдәният йорты беркайчан да буш тормый, – ди директор. – Һәр кич кимендә 10-15 кеше җыела. Күбесенчә яшүсмерләр. Ә җәй көне яшьләр тагын да күбрәк.
Авыл мәдәният йорты директоры әйтүенчә, клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләүче тормыш иптәше Марина Юрьевна – аның төп таянычы һәм ярдәмчесе.
– Аңардан башка бернәрсә дә эшләп булмый, – ди Петр Сергеевич. – Ирешелгән уңышларның күбесе – нәкъ аның казанышы. Ә җырлау, бию, сәхнәдә чыгыш ясау – безнең өчен проблема түгел. Авылда бәйрәмнәр күңелле, кызыклы, үзенчәлекле булсын өчен, барысын да эшләргә тырышабыз. Чөнки уртак бәйрәмнәр җирле халыкны берләштерә.
Җырлы гаилә
Сүз уңаеннан, Петр Сергее-вичның хатыны Марина Юрьевна мәдәнияткә очраклы рәвештә килмәгән. Әнисе Надежда Александровна Тужилкина һәм әтисе Юрий Дмитриевич Тужилкин яшь чакта сәнгать эшчәнлегендә актив катнашканнар.
– Әни җырлый, әти баянда уйный иде. Рус халык җырларына гашыйк әнием, авыл советында эшләгәндә, 1990 елда «Сударушка» хатын-кызлар вокаль төркемен оештырды. Ул хәзергә кадәр «Сударыня» вокаль төркеме составында җырлый, – дип сөйли Марина Юрьевна.
Бурмистровларның балалары да җырга хирыс һәм сәхнәдә чыгыш ясарга яраталар. Кызы Ольга еш кына әтисе белән дуэтта җырлый.
– Безнең клубта бер генә чыгыш та аннан башка узмый, – ди Петр Сергеевич. – Болгардан Никольскига беренче чакыру буенча килеп җитә. Еш кына безнең дуэтны район бәйрәмнәрендә ишетергә мөмкин. Кече кызыбыз Анна да сәхнәдә чыгыш ясарга ярата. Җыр-моң безне гомер буе озата бара, шатлыкта да, кайгыда да ярдәм итә. Оныкларыбыз да җырлы гаилә традицияләрен киләсе буыннарга тапшырырлар, дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев