Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

“Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең 2015 елга һәм пландагы 2016 һәм 2017 еллар бюджеты турында №47-2 2014 елның 16 декабре карары

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 3, 9, 15, 1841 маддәләре, ""Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында положение" нигезендә, Спас муниципаль район Советы карар бирә:

1. 2017 елның 1 гыйнварына "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең эчке бурычы чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча чиген 0 сум күләмендә расларга.

2. 2018 елның 1 гыйнварына "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең эчке бурычы югары чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча югары чиген 0 сум күләмендә расларга.

3. "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлеге муниципаль бурычының чиген түбәндәге күләмдә расларга:

- 2015 елда - 0 сум;

- 2016 елда - 0 сум;

- 2017 елда - 0 сум күләмдендә.

4. "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджетында "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджеты керемнәрен 2015 елга - карарның 3нче кушымтасы, 2016 һәм 2017 пландагы чорга карарның 4нче кушымтасы нигезендә фаразларга.

5. Спас муниципаль районы бюджет системасы бюджетлары арасында 2015 елга һәм пландагы 2016 һәм 2017 еллар чорына керемнәрне бүлү нормативларын бу карарның 5нче кушымтасы нигезендә расларга.

6. "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлеге бюджеты керемнәренең төп администраторларын бу карарның 6нчы кушымтасы нигезендә расларга.

7. "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджет дефицитын финанслау чыганакларының төп администраторлары исемлеген бу карарның 7нче кушымтасы нигезендә расларга.

8. Бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, максатчан статьялары һәм чыгым төрләре төркемнәре буенча бүлүне 2015 елга - бу карарның 8нче кушымтасы, пландагы 2016 һәм 2017 еллар чорына бу карарның 9нчы кушымтасы нигезендә расларга.

9. "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлеге бюджеты чыгымнарының ведомство структурасын 2015 елга - бу карарның 10нчы кушымтасы, пландагы 2016 һәм 2017 еллар чорына бу карарның 11нче кушымтасы нигезендә расларга.

Ачык норматив йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2015 елга - 3419,5 мең сум, 2016 елга - 3419,5 мең сум, 2017 елга - 3419,5 мең сум күләмендә расларга.

10. Җирлекләрнең бюджет белән тәэмин ителешен тигезләүгә юнәлдерелгән дотацияләр күләмен 2015 елга - бу карарның 12нче кушымтасы нигезендә бүлеп 40561,4 мең сум күләмендә, бу карарның 13нче кушымтасы нигезендә бүлеп 2016 елга 41233,3 мең сум, 2017 елга 43419,4 мең сум күләмендә расларга.

11. Җирлек бюджетлары балансын тәэмин итү чаралары өчен җирлек бюджетларына дотацияләр күләмен бу карарның 14нче кушымтасы нигезендә бүлеп, 2015 елга - 1980,8 мең сум күләмендә, бу карарның 15нче кушымтасы нигезендә бүлеп, 2016 елга - 2007,6 мең сум, 2017 елга - 1764,3 мең сум күләмендә расларга.

12. Төзелгән килешүләр нигезендә күпфатирлы йортларны ремонтлау буенча чараларны тәэмин итү өчен "Спас муниципаль берәмлеге" муниципаль берәмлек бюджетына җирлек бюджетларыннан күчерелергә тиешле бюджетара трансфертлар күләмен 2015 елга - 1507,0 мең сум күләмендә раслап, бу карарның 16нчы кушымтасы нигезендә бүләргә, 2016 елга - 1507,0 мең сум, 2017 елга - 1507,0 мең сум күләмендә раслап, бу карарның 17нче кушымтасы нигезендә бүләргә.

Җирлекләрнең үзидарә органнарына җирлек бюджетларында бу маддәдә күрсәтелгән бюджетара трансфертларны күздә тотарга.

Спас муниципаль районы бюджетына авыл җирлекләреннән бюджетара трансфертларны ай саен тигез күләмдә бүлеп күчерергә.

13. Җирлек бюджетларына гражданлык халәте актларына дәүләт теркәвен үткәрү буенча вәкаләтләрне башкаруга субвенцияләр күләмен 2015 елга - 50,2 мең сум күләмендә раслап, бу карарның 18нче кушымтасы нигезендә бүләргә, 2016 елга - 50,2 мең сум, 2017 елга - 50,2 мең сум күләмендә раслап, бу карарның 19нчы кушымтасы нигезендә бүләргә.

14. Җирлек бюджетларына хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби учетны башкару вәкаләтләрен тормышка ашыру өчен субвенцияләр күләмен 2015 елга 1245,1 мең сум күләмендә раслап, бу карарның 20нче кушымтасы нигезендә бүләргә, 2016 елга - 1260,9 мең сум, 2017 елга - 1204,0 мең сум күләмендә раслап, бу карарның 21нче кушымтасы нигезендә бүләргә.

15. "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджетында Татарстан Республикасы бюджетыннан алынган бюджетара трансфертларны исәпкә алырга: 2015 елда - 354322,46 мең сум, 22нче кушымта нигезендә бүләргә, 2016 елда - 358723,68 мең сум, 2017 елда - 366609,6 мең сум күләмендә алып, бу карарның 23нче кушымтасы нигезендә бүләргә.

16. "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең Юл фонды бюджет ассигнованиеләрен 2015 елга - 8300,0 мең сум, 2016 елга - 8300,0 мең сум, 2017 елга - 8300,0 сум күләмендә расларга.

17. Агымдагы финанс елы башында калган Спас муниципаль районы бюджеты акчаларын муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы хокукый актында билгеләнгән күләмдә агымдагы финанс елында вакытлыча касса өзеклекләрен каплау, Спас муниципаль районы исеменнән товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү өчен төзелеп, муниципаль контракт шартлары буенча отчет финанс елында түләнергә тиеш булган, Спас муниципаль районы вәкаләтле органының җирле бюджет турында карарында күрсәтелгән максатларда кулланылмаган бюджет ассигнованиеләре суммасыннан артып китмәгән күләмдә, муниципаль контрактларны түләүгә бюджет ассигнованиеләрен арттыру өчен тотылырга мөмкин.

18. "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары 2015 елда һәм 2016 һәм 2017 елгы пландагы чорда, бу карарда һәм вәкаләтле органның норматив-хокукый актларында күздә тотылган очраклардан тыш, бюджет тармагындагы учреждениеләр һәм оешмаларда муниципаль хезмәткәрләр санын, шулай ук аларга чыгымнарны арттыруга китерә торган карарлар кабул итә алмый.

Җирле үзидарә органнарына шулай ук 2015 елда һәм 2016 һәм 2017 елгы пландагы чорда муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждение эшчеләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итмәскә тәкъдим ителә.

19. Төзелгән килешүләр нигезендә, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казна органнары "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджетын үтәү буенча кайбер функцияләрне башкара.

20. Бу карарны контрольдә тоту Финанс-бюджет мәсьәләләре, икътисад һәм җирләрдән файдалану буенча даими комиссиягә йөкләнә.

21. Бу карарны "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газетасында бастырып чыгарырга.

22. Карар 2015 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Спас муниципаль район башлыгы К. Ә. Нугаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бюджет район Советы Карар