Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Комиссия утырышлары

Казан белгечләре үткәргән бәйсез социологик сораштыруның соңгы нәтиҗәләренә караганда, безнең районда коррупциягә каршы хәл җитди борчылу тудыра.

Коррупциягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында сүз бу мәсьәләдә эшләрне ничек җайга салу турында барды.
Башкарма комитет җитәкчесе Сергей Тюнев, контроль-хисап палатасы рәисе Николай Соколов үз чыгышларында безнең районда дәүләт акчаларын урлау һәм үзләштерү очраклары теркәлмәсә дә, электрон сәүдә эшендә, аукционнарда документларны рәсмиләштергәндә шактый техник хаталар китүен билгеләп үттеләр. Аерым алганда, кодлар, позицияләр, графалар дөрес күрсәтелми. Ә гамәлдәге закон буенча боларның барысы да сатып алу өлкәсендәге бозуларга керә.
Бу проблеманы хәл итү юлларының берсе - кадрларны тиешенчә эшләргә өйрәтү, шуңа күрә бу мәсьәләгә зуррак игътибар бирергә кирәк.
* * *
Күптән түгел террорлыкка каршы үткәрелгән комиссия утырышында террорчылык һәм экстремизмга каршы торуны оештыру мәсьәләләре каралды.
Утырышта район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас район бүлеге җитәкчесе урынбасары Игорь Кудряшов чыгыш ясады. Ни кызганыч, кайберәүләрнең бу проблемага тиешле җаваплылык белән карамавы билгеләп үтелде, үткәрелгән тикшерүләр моны ачык күрсәтте. Террорчылык актларының аянычлы нәтиҗәләре турында беркайчан онытырга ярамый, чөнки анда бер гаепсез кешеләрнең гомере өзелә.
Шуңа күрә һәр кеше сак һәм уяу булырга тиеш.
Комиссия утырыш нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X