Иске Рәҗәптә җыен узды
Җыенда халыкны борчыган проблемалар турында сүз барды.
Узга атнада Иске Рәҗәп авыл җирлеге узган елда башкарган эшләр турында халык алдында отчет бирде. Җыелыш башланыр алдыннан Мәдәният йорты үзешчәннәренең концерты булды. Залдагы зур экранда авыл, халык тормышы, оешма-учреждение эшчәнлеген чагылдырган видеоязмалар күрсәттеләр.
Халык җыенын җирлек башлыгы Мансур Нугаев алып барды. Ул үткән елда башкарылган эшләр, 2023 елда хәл ителергә тиешле бурычлар турында сөйләде. Халыкны борчыган мәсьәләләрне дә читләтеп үтмәделәр.
Авыл җирлеге алдында торган мөһим һәм борчыган проблемаларның берсе – су мәсьәләсе. Моннан күп еллар элек җир астына салып калдырган торбалар инде яраксыз хәлгә килгән диярлек. Алар басымга түзә алмыйча тишелә, урам буйлап су агып яткан очраклар да булгалый. Авылда бит бер генә көн дә сусыз тора алмыйсың. Күпчелек очракларда, бу проблеманы авыл халкы җыелып хәл итә. Моннан соң су белән тәэмин итүне җайга салу өчен киләчәктә грантта катнашырга туры киләчәк.
Авылда электр линияләре дә ис-кергән, щитны алыштырасы бар. Районның электр челтәрләре оешмасыннан килгән вәкил бу проблеманы хәл итү өчен эш алып барылачак, дип белдерде.
Тагын авыл халкын борчыганы – администрация бинасының иске булуы. Район башлыгының авызыннан ремонтның булачагы һәм ярдәм итәчәге турында җылы сүз ишеттек.
Көзен терлекләргә әзерли торган печән һәм саламны йорт, каралты-курага якын итеп өймәскә, дип кисәттеләр. Хуҗалыкларында мал асраучы кешеләр моңа аеруча да игътибар итәргә тиеш. Янгыннан саклау оешмалары вәкилләре бу хакта инде күптәннән искәртеп килә. Чыннан да, терлек абзары, мунчага терәп үк диярлек өеп куйган салам яки печән эскерте зур куркыныч тудыра. Алла сакласын, бәла бит ул көтмәгәндә килеп чыга.
Җыенда авылның ветераннар (пенсионерлар) оешмасы да халык алдында отчет бирде. Шунысы куанычлы, бу оешма ел дәвамында бик күп матур эшләр башкарырга өлгергән. Ветераннар бер дә кул кушырып утырмый, алар кайчан гына карасаң да гел хәрәкәттә, төрле чараларны бик теләп уздыралар, яшьләргә үрнәк күрсәтәләр. Кыш көннәрендә чаңгы ярышлары оештыралар, җәйләрен бергәләшеп урман, елга буйларына чыгалар, туган ягыбыз табигате белән хозурланалар, саф һавада күнегүләр ясап сәламәтлекләрен ныгыталар.
Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илсөя Әхмәтвәлиева оешманың социаль-икътисади торышы, җирле крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Хәмидуллин авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять белән таныштырды. Җитәкчеләр халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирделәр, берочтан киңәш-тәкъдимнәр дә тыңланды.
Авылдашыбыз Әнис Минсадый-ковның, терлекчелек буенча нинди булса да дәүләт программасына кушыласым килә, дигән уй-хыялына район башлыгы җавап бирде.
– Моның өчен әүвәл крестьян-фермер хуҗалыгы ачып җибәрергә һәм теркәлергә кирәк, – диде Фәргат Вәгыйз улы. – Шуннан соң өч миллионга кадәр субсидия алырга була. Сезгә эшне авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итүдән башларга кирәк.
Җыенга район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов йомгак ясады. Ул Спас районы территориясендә максатчан программаларның ничек гамәлгә ашырылуы, икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2022 елда башкарган эшләр, алдагы елга билгеләнгән планнар турында җентекләп сөйләде.
Җыен соңында Фәргат Вәгыйз улы эштә әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсем Нугаева, укытучылар Гөлназ Фәйзиева белән Мәдинә Җамалиеваны район Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Район башлыгы, җирле җитәкчелек һәм, шулай ук, төрле оешма вәкилләре катнашында узган бу очрашудан халык район җитәкчеләренең ярдәм итәчәгенә зур ышаныч белән таралды.
Флёра Хәйретдинова, Иске Рәҗәп авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев