Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Иң мөһим мәсьәләләр каралды

Кичә район җәмәгать советының чираттагы утырышы булды. Аның эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты. Утырыштагы чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү мәсьәләсенә тукталды. Ул халыкны мондый йортлардан күчерү һәм бушаганнарын сүтү мәсьәләсенә кагылган республика һәм муниципаль программаны тормышка ашыру буенча районда үткәрелә торган эшкә...

Кичә район җәмәгать советының чираттагы утырышы булды. Аның эшендә район башлыгы Камил Нугаев катнашты.
Утырыштагы чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү мәсьәләсенә тукталды. Ул халыкны мондый йортлардан күчерү һәм бушаганнарын сүтү мәсьәләсенә кагылган республика һәм муниципаль программаны тормышка ашыру буенча районда үткәрелә торган эшкә анализ ясады.
2011 елдан, комиссия карары буенча, бездә гомуми мәйданы 9 мең квадрат булган 54 күп фатирлы йорт авария хәлендә дип табылды. Хәзерге вакытта 9 йортта яшәүче кеше яңа фатирларга күчерелде. Бу эш дәвам итә һәм ул 2017 елның 1 сентябрендә тәмамланачак. Хәзерге вакытта безнең районга бу максатлар өчен 169 миллион сум акча кирәк. Эш күләме зур һәм шуңа күрә ул этаплап үткәреләчәк.
Моннан тыш, утырышта яңа торак алырга гариза тапшыруның тәртибе, ипотека, торакка субсидияләр бирү һәм башка мәсьәләләр тикшерелде
Бүгенге көндә бик актуаль мәсьәлә - мәктәпкәчә балалар учреждениесе өчен түләү һәм субсидия бирү тәртибен район социаль яклау бүлеге белгече Ольга Еремина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина аңлатты. Шактый аңлату эше алып барылса да, ата-аналар бу субсидияне алу өчен гариза бирергә ашыкмыйлар. Ә бит документларны тапшыру өчен вакыт бик аз калып бара: декабрь аеның егерменче числосында җыелган мәгълүматлар базасы Казанга тапшырыла, ә бу вакыт эчендә документларын тапшырып өлгермәгән ата-аналар субсидиядән мәхрүм кала. Фикер алышкан мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, рекомендацияләр бирелде.
Утырыш ахырында җәмәгать советы рәисе Михаил Тюленев алдагы утырышлар темасы белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев