Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җирле хакимият

“Башкалардан үрнәк алыгыз …“

Приволжск Болгардан, кем әйтмешли, кул сузымы ераклыгында гына урнашкан. Якын араларда, әлбәттә инде, референдум үткәрелгәннән соң, поселок шәһәргә кушылырга мөмкин. Узган җомгада Приволжск поселогының отчет сессиясендә әлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр тикшерелде.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Соңгы елларда, аерым алганда 2009 елда, авыл хуҗалыгы максатларында файдаланылган 225 гектар җирне поселок карамагына тапшырып һәм торак төзү өчен биләмәләргә бүлеп межалаганнан соң, поселокның игътибардан читтә калганы юк. Биредә кешеләрне тыюлык җирләреннән күчерү программасы буенча колачлы эшләр алып барыла. 2012 елда гомуми мәйданы 1200 квадрат метр тәшкил иткән 14 йорт төзелде. Инде тагын 46 йорт төзелеп бетәргә тиеш. Күп балалы гаиләләргә 100дән артык җир биләмәсе бирелгән, 120дән артык биләмәдә төзелеш эшләре башланырга тиеш. Тик менә җирлек башлыгы Владимир Елистратовның докладында билгеләп үтелгәнчә, әлеге колачлы төзелештә эшче куллар җитешмәве нык сизелсә дә, биредә поселокның бер генә кешесен дә күрмәссең. Ә бит Приволжскида эшкә тилмерүчеләр аз түгел… Ни өчен төзелештә катнашып акча эшләргә теләмиләр? Моның үз сәбәпләре булырга тиеш, аларны ачыкларга һәм тиешле чаралар күрергә кирәк.

Поселок халкының ярдәмче хуҗалыкларында 59 сыер, 120 дән артык сарык, унлап ат бар. Узган ел белән чагыштырганда, мөгезле эре терлекләрнең баш саны 55кә кимегән. Дәүләт күпләп мал асраучыларга кредит, азык сатып алу өчен субсидияләр бирсә дә, бу эшкә җиң сызганып керешергә теләүчеләр саны кимегәннән кими бара. Дөрес, поселокта үрнәк итеп китерерлек кешеләр дә юк түгел. Таһир Хәлиуллинның гаилә фермасында, мәсәлән, 19 сыер һәм байтак мөгезле яшь терлек бар. Әле тагын төрле яшелчәләр дә үстерә, йорт төзү эшләрен тәмамлап килә.

Шәһәрдән шушы поселокка кайтып, бу яклар өчен гадәти булмаган эш - экзотик кошлар үрчетү эшенә курыкмыйча алынган Байрак Низамов турында да әйтми мөмкин түгел. Аның фермасында атлар да җитәрлек, күптән түгел тау кәҗәләре дә алып кайткан. Тырыш, максатчан бу кеше поселокның да дүрт кешесенә үзендә эш тапкан.

Узган елның мартында ашлык кабул итү предприятиесенең ярдәмче хуҗалыгы бетерелгәч, аның базасында эшмәкәр Петр Стрелов үз эшен ачкан. Атлар үстерә, лизинг буенча трактор алып кайткан. Сүз дә юк, кыенлыклар җитәрлек, әмма эшмәкәрнең бирешергә исәбе юк. Ә менә Оренбургтан мамык кәҗәләре алып кайтырга вәгъдә биргән икенче бер эшмәкәрнең абзарында әле дә булса җил уйный…

Җирлек башлыгы социаль учреждениеләрнең эшен дә яктыртып үтте. Поселокның үз мәктәбе юк, балалар автобус белән шәһәргә йөреп укыйлар. Ата-аналар үтенече буенча автобус тукталышына павильон куйганнар. Бер караганда, зарланырлык нәрсәләр дә юк кебек, шулай да халык фикеренчә, үз мәктәбең булу яхшырак.

16 сабый балалар бакчасына йөри, биредә алар өчен ярыйсы гына шартлар тудырылган. Бакча мөдире Елена Володина сүзләренә караганда, моннан утыз ел элек төзелгән бинаның түбәсенә капиталь ремонт таләп ителә, идән һәм тәрәзәләрне алыштырырга, газ кертергә кирәк. Ржавецта медицина хезмәткәре юк, шунлыктан халык ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләрне чакырырга мәҗбүр. Мондагы яшьләр клуб булмаудан да тилмерәләр. Ә җыелышларны урамда үткәрәләр. Болай булырга тиеш түгел. Криминаль хәлне дә уңай дип әйтергә нигез юк. Узган ел җиңел автомобиль урлау, яшьләр арасында сугышу очраклары теркәлгән.

Болар гына түгел, узган ел Приволжскида 13 кеше үлгән, нибары 1 бала тууы күңелне сагайта. Узган ун ел эчендә исә җирлек халкы 90 кешегә кимегән. Поселок халкын борчыган мәсьәләләр аз түгел, җыелыш вакытында аларның кайберләренә җаваплар да табылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев үзенең чыгышында райондагы хәлләрнең торышы белән таныштырды, беренче чиратта хәл ителергә тиешле проблемаларга тукталды, берочтан халыкны да активрак булырга чакырды. "Яхшы йортлы яки машиналы булырга теләсәгез, конкрет эшкә керешегез - терлек асрагыз, үз эшегезне башлап җибәрегез, күктән төшкәнне көтеп утырмагыз, - дип ассызыклады ул. - Һич булмаса, әнә Таһир Хәлиуллиннан үрнәк алыгыз. Нинди генә эшкә тотынса да, барысын да булдыра…"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спас районы Првиолжск отчет сессиясе