Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Болгарда яңа музей эшлиләр

Тиздән борынгы Болгарның истәлекле урыннары структурасына тагын бер музей өстәләчәк. Болгар музей-тыюлыгы директорының фәнни эш буенча урынбасары Андрей Фәсхетдинов сүзләренә караганда, бу төрки-татар язуларының ачык һавадагы экспозициясе булачак. Проект Казан Кремлендә үткән киңәшмәдә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов тарафыннан тәкъдим ителә. Экспозиция алты бүлектән...

Тиздән борынгы Болгарның истәлекле урыннары структурасына тагын бер музей өстәләчәк.
Болгар музей-тыюлыгы директорының фәнни эш буенча урынбасары Андрей Фәсхетдинов сүзләренә караганда, бу төрки-татар язуларының ачык һавадагы экспозициясе булачак.
Проект Казан Кремлендә үткән киңәшмәдә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов тарафыннан тәкъдим ителә. Экспозиция алты бүлектән торачак. Аерым алганда, алар VI гасырдан алып борынгы төрки язуларына, Идел-Кама Болгары һәм Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры язма ядкарьләренә, шулай ук башка чорларның язма мирасына багышланачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, Болгарда тарихи тыюлыкның эчтәлеген ул тагын да баетачак. Бу Болгар цивилизациясе музееның аерым бер бүлеге булачак.
Бу уникаль проект, мондый музей дөньяда беренче булачак. Ләкин аны оештыру мәҗбүри рәвештә ЮНЕСКО белән килешенергә һәм халыкара экспертлар тәкъдиме белән эшләнеп бетәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев