Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Ветераннар – игътибар үзәгендә

Бүген Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче биш ветеранга "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләре тапшырдылар. - Быел зурлап билгеләп үтеләчәк Бөек Җиңүнең 70 еллыгына кадәр бик аз вакыт калып бара, - диде бүләкләү тантанасында катнашучы район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин. - Сугыш афәте бер гаиләне...

Бүген Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче биш ветеранга "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләре тапшырдылар.
- Быел зурлап билгеләп үтеләчәк Бөек Җиңүнең 70 еллыгына кадәр бик аз вакыт калып бара, - диде бүләкләү тантанасында катнашучы район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин. - Сугыш афәте бер гаиләне дә читләтеп үтмәде: бик күпләр сугыш кырыннан кайта алмады, яраланып кайтучылар да күп булды. Халкыбызның тиңдәшсез батырлыгын без беркайчан да онытмабыз. Илебезгә Җиңү яулап кайткан ветераннарга, тылда фидакарь хезмәт батырлыгы күрсәтүчеләргә без чиксез рәхмәтле...
Җыелган халыкның алкышлары астында ул Татьяна Алексеевна Сахаровага, Мария Васильевна Головяшкинага, Анна Васильевна Золинага, Антонина Александровна Сергеевага, Шәйхулла Минвафа улы Минвафинга лаеклы бүләкләр тапшырды.
Ветераннарны шулай ук интернат директоры Алевтина Костина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Гыйбадуллина җылы котладылар.
Аннары үзәк китапханә хезмәткәре Гөлшат Байхуҗиева "Сугыш чоры хатын-кызлары. Җиңүгә өлеш" темасына әңгәмә үткәрде. Чара ахырында барысы бергә "Катюша" җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев