Узган җомгада район Мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган отчет концерты белән ветераннарның "Болгар чишмәсе" халык үзешчән хоры чыгыш ясады.
Лидия Кострулева
- Танылган коллективның зур юбилей алдыннан иҗат отчеты белән тамашачы каршына чыгуы үзе бер символик мәгънәгә ия, - дип билгеләп үтте тамашачыларны сәламләп район ветераннар советы рәисе Михаил Тюленев. - Хорны оештыручылар арасында Дмитрий Арсентьевич Тютюрин, Иван Петрович Кулагин, Леонид Иванович Мулинов, Матвей Степанович Саиткин, Алексей Гурьянович Лачугин, Анастасия Петровна Бузукина кебек сугыш утларын кичкән һәм хөрмәт казанган кешеләрне күпләрегез белә. Хор коллективын үстерүгә Юлия Ивановна Мулинова да үзеннән зур өлеш кертте. Шөкер, аларның традициясен әле дә лаеклы дәвам итәләр, ветераннарның чыгышын караганда күңелдә горурлану хисе туа. Безнең хорны теләсә кайда көтеп алалар. Соңгы араларда гына Татарстан дәүләт филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясавы да күп нәрсә турында сөйли...
Роза Галимова белән Евгений Кременсков концертны үзләренә генә хас булган осталык белән алып бардылар. Сәхнәдән иң әүвәл сугыш елларында популяр булган попурри яңгырады. Тамашачылар аны тын да алмый тыңладылар. Шунысын да искәртик, бу коллектив 1985 елда төзелгән "Ветеран" клубы каршында оешты. Башта хор белән Ольга Шмелева җитәкчелек итте, инде менә егерме елдан бирле коллективка Нина Илюшина дәрт һәм сүрелмәс илһам чаткылары өстәп тора. Хорның ирешкән уңышларында оста баянчы Василий Кощеевның да өлеше зур. Кайда гына чыгыш ясасалар да, коллективның осталыгына, һәр җырны тамашачы күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерә алырлык итеп башкара алуына сокланып туя алмыйсың. Патриотик, лирик һәм заманча җырларны да гаҗәеп зур осталык белән башкаралар. Соңгы араларда хорга ирләрнең кушылуы да җырларның яңгырашына көчле аһәң өстәгән.
Тамашачылар бу юлы Нина Илюшина, Галина Кипрова, Евгений Кременсков, хатын-кызлар һәм ирләр ансамбльләре, шулай ук Сергей Карпухин, Ирина Швецова, Анатолий Молодов, Рәфис Сөләйманов башкарган җырларны тыңлап ләззәт алдылар. Әле күптән түгел генә оешкан "Болгар таңнары" татар ансамбленең чыгышы да җылы тәэсир калдырды. Әлбәттә инде, казакларның "Любо" коллективын да алкышлар белән каршыладылар. Бу ике коллектив бер-берсен тулыландыралар кебек. Яңгыраган җырларга килгәндә исә, аларның темасы һәм эчтәлеге төрлечә булды..
- Ветераннар хоры кебек данлы коллективлар республика күләмендә дә бармак белән генә санарлык, - диде район башлыгы Камил Нугаев. - Моның өчен барыгызга да рәхмәт, сездән үрнәк алсыннар иде!..
Чыгыш ясаучыларга мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәргат Низамов та тирән рәхмәтен белдерде. Бер төркем активистларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тик менә залның тулы булмавы гына күңелдә бераз төер калдырды. Шулай да, концертка "Болгар чишмәсе" хоры иҗатын яратучылар, башкаручыларның осталыгына тиешле бәя бирүчеләрнең килүе сөендерә.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев