Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

“Һәр урак үзенчә истә кала…”

Фәргат Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыгының Екатериновка басуларында уракка төштеләр.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Басуга чыгар алдыннан коллективта механизаторлар, шоферлар һәм быелгы уңыш язмышын хәл итүдә катнашучы һәр кеше алдына тир түгеп үстерелгән уңышны тиз һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен конкрет бурыч куелды. Башкарылырга тиешле эш күләме аз түгел - бөртекле культуралар мәйданы 2000 гектар тәшкил итә. Шуның өчен басуларга берьюлы 11 «Дон» комбайны чыккан.

- Быелгы күрсәткечләрнең югары булуына өмет итмәгән идек, - ди агроном Әнәс Билалов. - Көзге бодайның гектарыннан 19 центнер чыга. Кызу, эссе җәй өчен бер дә начар түгел, булганына шөкер итәргә кирәк…

Басуларга беренчеләрдән булып көзге бодай суктыруга Равил Йосыпов, Рәфыйк Яруллин, Виталий Дербенев, Фидаил Мифтахов һәм Виталий Илюшин агрегатлары чыккан. Барысы да тәҗрибәле, игенче хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белә торган егетләр. Рафыйк Яруллин, мәсәлән, көн саен үзенең "Дон" бункерыннан 50 тоннага кадәр ашлык бушата.

- Комбайн штурвалы артында ничәнче уракны каршылавымны төгәл хәтерләмим, - ди ул. - Һәр урак үзенчә истә кала. Кәефләр әйбәт, техника сәгать кебек эшли. Куелган бурычны үтәрбез, дип шикләнмичә әйтә алам…

Шоферларга да эш җитәрлек. Уракта 6 КамАЗ машинасы катнаша. Газинур Әхмәтов, Илһам Гайнетдинов, Сергей Крайнов, Александр Крайнов, Валерий Кайнов ындыр табагына 400 тоннадан артык, ә ашлык кабул итү предприятиесенә 160 тонна бөртек ташыган. Басу белән ындыр табагы юнәлешендә өзлексез хәрәкәт итеп агрегатлар эшендә тоткарлыклар тудырмаска тырышалар.

Урак конвейерының нәтиҗәле эшләвендә ел саен үлчәү хуҗалыгы өчен җаваплы итеп билгеләнүче Резедә Гайнетдинованың да өлеше бар. Күчмә техник хезмәт күрсәтү станциясенең эше дә төгәл оештырылган. Эретеп ябыштыручы Роберт Закиров белән слесарь Сергей Гадалов һәрвакыт иптәшләренә ярдәмгә килергә әзер торалар. Ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү мәсьәләсе дә уңай хәл ителгән.

Уракта катнашучыларны көненә ике тапкыр бушлай ашаталар. Төшке һәм кичке ашны басуга билгеләнгән вакытта китерәләр. Аш-су остасы Галина Буторова ризык әзерләгәндә җан җылысын да куша бугай, шуңа күрә механизаторлар аңа һәрчак рәхмәт әйтәләр.

Хуҗалыкта чәчүлек материал әзерләү турында да бүгеннән кайгырталар. Суктырылган бөртек коры, аны ЗАВ-20 агрегаты аша чыгарып җилгәрү дә җитә. Соңыннан саклауга салырга мөмкин. Бүгенге көнгә 60 тонналап көзге бодай чәчүлеге әзерләнгән. Монда җилгәрү агрегаты машинисты Владимир Дербеневның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

Басуларда эш темплары көчәя бара. Игенчеләр үстерелгән ашлыкны җыеп, амбарларга салу өчен мөмкин булганнарның барысын да эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уңыш Фәргат Мөхәммәтов урак