Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Болгардан Раил Сәгыйров – Россия чемпионы!

"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәшчесе Раил Сәгыйров 1999-2001 елда туган егетләр арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелегенә ярышларда җиңеп, спорт мастерлыгына кандидатлык нормативын үтәде һәм дөнья чемпионатында чыгыш ясау хокукы алды.

Рязань шәһәрендә 24 марттан 26 мартка кадәр үткән бу мәртәбәле турнирда Россиянең 21 төбәгеннән: Мәскәү, Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Чуашстан, Карачаево-Черкесия, Ставрополь крае, Волгоград, Рязань, Владимир өлкәләреннән 250дән артык спортчы чыгыш ясады. Раил көрәшкән 71 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә җиңү өчен 14 спортчы көч сынашты.
Безнең көрәшче барлык бәйгеләрдә дә көчле көндәшләрен артта калдырып, җиңеп чыкты. Беренче көрәштә ул Башкортостаннан килгән көрәшчене 8:2 исәбе белән отты, аннары Мәскәү спортчысын 6:2 исәбе белән җиңде. Иң катлаулысы өченче көрәш булды. Бу авырлык үлчәвендә узган ел Россия чемпионы исемен алган Карачаево-Черкесия спортчысы турнирга яхшы хәзерлек белән килгән һәм җиңелергә уенда да юк иде. Көрәшнең нәтиҗәсе ахырга кадәр билгесез булды, ике көндәш бер-бер артлы балл җыеп, берсен-берсе узып бардылар. Финалга өч секунд калганда, безнең көрәшче 14:15 исәбе белән оттырды. Тик Раил барлык көчен җыеп, ике баллга бәяләнгән хәлиткеч ыргым ясады һәм көрәштә җиңүче дип табылды. Судьялар фикеренчә, бу көрәш турнирда иң мавыктыргыч бил алышуларның берсе булды, анда техник яктан камил алымнар күрсәтелде. Бу ярышта җиңеп чыккан өчен Раилгә "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә кубок тапшырдылар. Бәйгедән соң үз көченә ышанып, спортчыбыз финалдагы көрәшнең уртасында ук Карачаево-Черкесиядән килгән тагын бер спортчыны җиңде.
Шулай итеп, Раил җыелма команда составында безнең ил данын яклап, дөнья чемпионатында чыгыш ясарга тиеш. Ул май аенда Казанның Көрәш сараенда үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев