Үзенә тартып торсын!
Урта Йорткүлдә тиешле реконструкция ясалганнан соң, Мәдәният йорты яңадан үз ишекләрен ачты. Халык бу көнне түземсезлек белән көтеп алды.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Узган гасырның алтмышынчы елларында төзелгән әлеге мәдәният учагына капиталь ремонт күптән таләп ителде. Һәм, менә ниһаять, узган ел район бюджеты һәм авыл җирлеге откан грант акчасы исәбенә, әлеге мөһим объектта эшне башлап җибәрделәр. "Спасагрострой" һәм "Газсантехсервис" җәмгыяте белгечләре алып барган эшләрнең планлаштырылган тулы күләмен клублар һәм Мәдәният йортлары төзү өчен республика программасы нигезендә каралган акчага башкарып чыктылар.
- Бүген сездә күңелле бәйрәм, - диде авыл халкына мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. - Төзүчеләрнең осталыгына күз тимәсен. Моннан соң Мәдәният йорты сәхнәсенә республика артистларын чакырсаң да, йөзгә кызыллык килмәс - бөтен уңайлыклар тудырылган...
Чыннан да, халыкның ял итү үзәгендә булган уңай үзгәрешләргә игътибар итми мөмкин дә түгел: тамаша залындагы йомшак һәм җайлы утыргычлар, заманча җылыту радиаторлары, пластиктан эшләгән зур якты тәрәзәләр, ялтырап торган шома идән, җайлы гына ачыла торган ишекләр - боларның барысы да күңел биреп, кешеләргә җайлы булсын өчен эшләнгән. Урта Йорткүл җирле үзидарә башлыгы Гөлинә Кәримуллина да төзүчеләргә ихластан рәхмәт әйтеп Мактау грамоталары тапшырды.
Тантаналы өлештән соң сәхнәгә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыкты. Халык алдында "Волжские зори" вокаль ансамбле, җырчылар Ольга Лобанова, Гөлшат Ибраһимова, Алия Вәлиева, Айсылу Җиһаншина, Татьяна Аптрейкина, Ямбакты авылының биюче кызлары чыгыш ясады. Бер сәгать дәвамында сәхнәдән рус, татар, чуаш җырлары яңгырап торды. Урта Йорткүл халкы өчен оештырылган бу бәйрәм һәркем күңеленә онытылмас хисләр белән кереп калды. Инде моннан соң мәдәният учагы халыкны гел үзенә тартып торсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев