Ышанычлы түбә астында
Пушкин урамындагы 15нче йортның түбәсенә кыска вакыт эчендә ремонт ясалды. Торак фондны ремонтлау буенча республика программасы нигезендә ремонт эшләрен Дамир Садыйков җитәкчелек иткән "Спасагрострой" җәмгыяте төзелеш фирмасы башкарды. Шулай ук бригада составындагы Динар Садыйков, Ранис Камалетдинов, Рөстәм Шәйдуллов һәм Рамил Садыйков ремонт-төзелеш эшләрен башкаруда шактый тәҗрибә туплаган эшчеләр. Бу объектта...
Пушкин урамындагы 15нче йортның түбәсенә кыска вакыт эчендә ремонт ясалды.
Торак фондны ремонтлау буенча республика программасы нигезендә ремонт эшләрен Дамир Садыйков җитәкчелек иткән "Спасагрострой" җәмгыяте төзелеш фирмасы башкарды. Шулай ук бригада составындагы Динар Садыйков, Ранис Камалетдинов, Рөстәм Шәйдуллов һәм Рамил Садыйков ремонт-төзелеш эшләрен башкаруда шактый тәҗрибә туплаган эшчеләр. Бу объектта да бригада сынатмады. Иске түбәнең бәпкәләрен, такталарын тулысынча алыштырып, профнастил белән яптылар. Моннан тыш, алар ком-цемент белән ныгытып, чорманы каты плитәләр белән җылыттылар.
- Ремонт бригадасы тырышып эшләде, - диде шушы йорт идарәчесе Виктор Обухов. - Ремонтны сыйфатлы һәм тиз башкарулары өчен без аларга бик рәхмәтле, фатирларыбызга кар-яңгыр тиеп өлгермәде...
Ә бригаданы алда яңа объектлар көтә. Тиздән ул Болгар авылыннан күченүчеләр өчен салына торган яңа йортны төзүдә катнашырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев