Өчкүл авылы Мәдәният йортында район ветеран оешмалары фестивале кысаларында чираттагы концерт булды.
Ольга СТРЕЛОВА
Приволжск, Полянка һәм Өчкүл авыл җирлекләренең үзешчән коллективлары әзерләгән программаны карагач, тормышта җыр-музыкага, гомумән, иҗатка игътибарның кимемәвенә тагын бер кат инанасың.
Күптәнге традиция буенча, фестиваль башланыр алдыннан тамашачылар һәм килгән кунаклар Мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә...
Өчкүл авылы Мәдәният йортында район ветеран оешмалары фестивале кысаларында чираттагы концерт булды.
Ольга СТРЕЛОВА
Приволжск, Полянка һәм Өчкүл авыл җирлекләренең үзешчән коллективлары әзерләгән программаны карагач, тормышта җыр-музыкага, гомумән, иҗатка игътибарның кимемәвенә тагын бер кат инанасың.
Күптәнге традиция буенча, фестиваль башланыр алдыннан тамашачылар һәм килгән кунаклар Мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәгә игътибарны җәлеп итәрлек бик күп кул эшләре куелган иде. Безнең як элек-электән талантлы кешеләргә бай булды. Шөкер, ул әле дә шулай, өлкәннәрнең матур традициясен яшьләр лаеклы дәвам итә.
Сәхнәгә беренче булып Приволжск үзешчәннәре чыкты. Алар башкаруында рус һәм татар җырлары яңгырады. Тамашачылар Хатирә Габделганиеваның татарча биюен, "Приволжские зори" вокаль коллективы башкарган "Ах, мамочка" һәм "Молодая" җырларын, юмористик миниатюраларны көчле алкышларга күмделәр. Лидия Лукашова сәнгатьле итеп Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен сөйләгәндә, тамашачылар аеруча да зур дулкынлану хисләре кичерде. Әйе, фашистлар тоткынлыгында язылган әлеге шигырьне тыныч күңел белән тыңлап та булмый.
Полянкалылар үз чыгышларын Валентина Шевченко язган "Авылым минем" шигыре белән башладылар. Программага шулай ук Ирина Страхова, Наталья Майорова, Гөлсинә Сибгатуллина, Валентина Николаева һәм Александра Лукашова башкаруында җырлар кертелгән иде. "Ольховка авылында булган хәл" дигән шаян сәхнә җырын һәркем яратып кабул итте.
Менә, ниһаять, сәхнәгә фестиваль хуҗалары, ягъни, Өчкүл һәм Үрнәк авыллары артистлары чыкты. Алар башкаруында татар һәм рус телләрендә халык көйләре яңгырады. Аеруча да "Славяночка" вокаль коллектив чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Лидия һәм Алексей Комягиннарның гаилә дуэты "На знакомой скамье" лирик җыры белән халык күңелен яулады. Вера Стрельникова матур итеп баянда да уйный, җырлый да, күңелгә үтеп керерлек итеп шигырьләр дә сөйли. Өчкүлләрнең рус халык җырларына попурри да бәйрәм тамашасына үзенчә бер ямь өстәде.
Әйе, җыр кеше тормышында аерым урын алып тора. Җыр яшәү көче бирә, күңелдә ышанычны арттыра. Җырны юлдаш итеп яшәүче ветераннардан яшьләр дә үрнәк алсыннар иде.
Фестивальнең әлеге этабында Өчкүл үзешчәннәре беренче урынга лаек, дип табылды. Приволжск һәм Полянка артистлары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Җиңүчеләргә, призерларга һәм җыр фестивалендә катнашучыларга дипломнар тапшырылды.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев