Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь эшмәкәрләргә юллар ачык

Болгардагы 2нче мәктәпнең "КомфортЭра" оешмасы Казанның "Штаб" креатив индустрияләр штабында узган XVI слетта Татарстанның мәктәп бизнес-компанияләре арасында иң яхшысы дип табылды. Хәзер инде ул Татарстан исеменнән быел 9-11 апрельдә Рига шәһәрендә үтәчәк халыкара бәйгедә катнашырга тиеш.

Чарада Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Апас һәм республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан килгән 17 мәктәп компаниясе катнашты. Эшмәкәр-укучылар кейслар чиштеләр, рус һәм инглиз телендә үз бизнес-идеяләренә презентация ясадылар, булган күнекмәләрен, маркетинг стратегияләрен күрсәттеләр. Слетта катнашучы һәр мәктәп компаниясе уку елы дәверендә бизнес үсешенең барлык этапларын - бизнес-идеядән һәм команда җыюдан башлап, ликвидация отчетына кадәр үткән.
Слетта катнашкан йөзләп укучы - Татарстан икътисадының чын мәгънәсендә кадрлар резервы ул. Безнең яшь эшмәкәрләргә үз проектларын халыкара базарга чыгарып, Европа укучыларына конкуренция ясарга кирәк булачак. Проектның максаты акча эшләүдә генә түгел, иң мөһиме - яңа белем һәм күнекмәләр алу, идеяны уйлап табып, аны уңышлы итеп тормышка ашыру булып тора.
Президент Ксения Молодова, финанслар буенча вице-президент Аркадий Абрамов, маркетинг буенча - Вероника Маслова, җитештерү буенча - Арианна Маркарян, персонал буенча - Егор Золин, мәгълүмат-элемтә технологияләре буенча вице-президент Александра Горячкина составындагы безнең район командасы үзләренең җитәкчесе, технология укытучысы Ольга Выжленкова ярдәме белән бар булган сәләтләрен һәм белемнәрен күрсәтә алдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанның "Мәктәп компаниясе" программасында 15 районнан 50 коллектив катнаша. 1999 елдан башлап, программа аша инде 10000 артык укучы үткән. Программа башкарма директор Ләлә Бикчәнтәева җитәкчелегендәге Казанның "Яшьләр уңышлары" үзәге, генераль спонсорлар - "АК БАРС" БАНК, "Ак Барс Девелопмент" оешмалары, Президент грантлары фонды һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казанның ачык талантлар университеты һәм "Штаб" креатив индустрия резиденциясе слетның партнерлары булып тора.
Җиңүчеләргә бүләкләрне "Ак Барс" Банкның кече бизнес сәүдәләре дирекциясенең кече бизнес эшен оештыру идарәсе директоры Илнур Мотыйков тапшырды.
Фото из соцсетей: http://vk.com/public93707656

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев