Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Яңа йортлар төзелә...

Шәһәребезнең Гордеев һәм Пионер урамнары кисешкән урында тугызар фатирлы ике йорт төзелә башлады.

Төзелеш кешеләрне тыюлык зонасы территориясендә урнашкан тузган торактан бөтен уңайлылыклары булган яңа фатирларга күчерүне күздә тоткан "Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре" республика программасы кысаларында башкарыла.
Яңа объектларда эшне Алексеевскиның "Керамика-Маркет" җәмгыяте алып бара. Бу елга бүлеп бирелгән акчага күп эшләр башкарылачак, ә киләсе елның ахырында төзүчеләр йортларны файдалануга тапшырырга вәгъдә итә.
Йортлар бер типтагы проект буенча төзелә. Өч катлы бер подъездлы биналарның һәр катында камилләштергән планировкалы бер, ике һәм өч бүлмәле фатирлар булачак. Анда бөтен уңайлылыклар: кайнар су, ике контурлы газ казаннары урнаштыру, канализация эшләү һәм башкалар күздә тотыла. Һәр йортның гомуми мәйданы 628 квадрат метр тәшкил итә. Моннан чыгып, бер бүлмәле фатирның мәйданы - 45, ике бүлмәленеке - 68, ә өч бүлмәленеке 88 квадрат метр чамасы тәшкил итәчәк.
Бу йортта яшәргә тиеш кешеләрнең барысы да өй туйларын түземсезләнеп көтәләр. Фатирлар инде бүлеп куелган һәм һәр хуҗа уңайлы заманча торакта яшәргә өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев