Хәтерләсәгез, агымдагы елның гыйнварында үзара салым кертү буенча референдум уздырылды һәм төзекләндерү эшләрен башкару өчен акча җыю (балигъ булган кеше елына 300 сум түләргә тиеш) турында карар чыгарылды. Җыелган һәр сум өчен республика бюджетыннан дүрт сум бүлеп бирелә. Беренче айларда билгеләнгән максат өчен акча актив җыелды, тик менә соңгы араларда...
Хәтерләсәгез, агымдагы елның гыйнварында үзара салым кертү буенча референдум уздырылды һәм төзекләндерү эшләрен башкару өчен акча җыю (балигъ булган кеше елына 300 сум түләргә тиеш) турында карар чыгарылды. Җыелган һәр сум өчен республика бюджетыннан дүрт сум бүлеп бирелә. Беренче айларда билгеләнгән максат өчен акча актив җыелды, тик менә соңгы араларда махсус исәп-хисап счетына взнослар бөтенләй аз керә башлады. Бу уңайдан район башлыгы Камил Нугаев шәһәр халкына мөрәҗәгать итте.
- Иң әүвәл республикадан җирле бюджетка акча күчерү тәртибе үзгәрү турында әйтергә кирәк. Әгәр узган елларда акчаны квартал саен күчерсәләр, моннан соң ярты елга бер генә тапкыр күчереләчәк. Шартлар шул килеш кала, ягъни җыелган һәр сумга республика дүрт сум бирә. Бу инде район бюджетына өстәмә акча керә, дигән сүз. Халык бу акчаны алдан билгеләнгән максатлар өчен үзе файдалана алачак. Без агымдагы елның 1 июленә билгеләнгән сумманы җыя алмасак, аның калган өлеше 2016 елга күчәчәк. Җыелган акчаны исәпкә алып, без планлаштырылган эшләрне соңга калмыйча башкарып чыгарга тиеш. Шуңа күрә акча җыюны озакка сузарга ярамый.
Шунысын әйтергә кирәк, авылларда яшәүчеләр бу эшнең файдасын тоя башладылар. Биредә инде билгеләнгән сумманың 60-70 проценты җыелган, ә менә шәһәрдә хәл катлаулырак. Монда билгеләнгән сумманың нибары 22 проценты гына җыелган әле. Аерым участокларда исә бөтенләй да азрак. Ә бит вакыт сизелми дә үтә.
Вәгъдә ителгәннәрнең дә байтагы эшләнде. Мәсәлән, шәһәрдә рус зиратын тотып алу эше башланды, аннары шундый ук эш татар зиратын төзекләндерү дә башкарылачак. Шәһәр үзәгендәге һәйкәлгә реконструкция ясалды. Озакламый шәһәрдәге урман хуҗалыгы тирәсендәге һәм Крайний урамындагы юлга вак таш түшәләчәк. Кызганыч, шәһәрнең нәкъ менә шушы урамында акча җыю темплары аеруча түбән. Уйлап фикер йөрткәннән соң, ремонт эшләрен үзара салым программасында актив катнашучылар яшәүче урамнарда беренче чиратта башкарырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек.
Быел җирле бюджеттан 1500 метр шәһәр урамнарын төзекләндерү өчен биреләчәк акчаны без үзара салым акчасы исәбенә арттыруны һәм 4000 метрга таш түшәүне планлаштырабыз. Бер километр таш түшәлгән юлның бәясе 6 миллион сум тора, без исә тиешле 2 миллион сумның нибары 400 меңен генә җыя алдык. Исәпләп карасаң, бу акча 70 метрга гына җитә...
Шуңа күрә шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, бу мөһим мәсьәләгә җаваплы карауларын һәм 1 июльгә кадәр "Ак Барс банк"ның махсус исәп-хисап счетына 300әр сум акча күчерүегезне сорыйбыз. Депутатлар да үз участокларында үзара салым буенча тиешле эш алып бара, шул исәптән мин дә үз сайлаучыларым белән очрашып сөйләшәм. Шәһәрне төзекләндерүгә өлеш кертү өчен һәр кеше мөмкинлек табарга тырышсын иде. Югыйсә, куйган хезмәт җилгә очачак, җирле бюджетка өстәмә керем алу мөмкинлеге кулдан ычкындырылачак.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев