Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Туган көнең белән, Матвей!

Өченче көн ЗАГС бүлегендә ирле-хатынлы Синициннарга тантаналы рәвештә балалары туу турында таныклык тапшырдылар: аларның уллары Матвей - быел безнең шәһәрдә туган йөзенче бала.

Хәзер бу яшь гаиләдә өч бала үсә. Ун яшьлек Костя белән алты яшьлек Даша кечкенә энеләренең дөньяга килүенә бик шат һәм әти-әниләренә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Светлана Михайловна белән Алексей Юрьевич икесе дә газ участогында эшлиләр, гаилә шәхси йортта яши. Беренче чиратта, билгеле инде, балаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышалар.
ЗАГС бүлеге мөдире Ирина Выжлова гаиләне истәлекле вакыйга белән котлап, барысына да сәламәтлек, уңышлар теләде һәм кечкенә бүләк тапшырды.
- Бала туу - һәрвакыт зур шатлык, туу турында таныклык тапшырганда без моны һәрвакыт билгеләп үтәргә тырышабыз, - ди Ирина Николаевна. - Мөмкин булганда, тантаналы шартларда тапшырабыз. Мәсәлән, Елена белән Дмитрий Балхановларның кызлары Ксения Әниләр көнендә туган. Таныклыкны да, бүләкне дә без бала тудыру йортында, медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар алдында тапшырдык. Билгеле, мондый игътибар һәркемгә күңелле...
Шәһәрдә узган елның шушы чорына шулкадәр үк бала туган булган, ә район буенча бу күрсәткеч бераз арткан (узган ел - 155, быел 159 бала).
Балаларның барысына да бәхетле һәм сәламәт булып үсәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев