Шәһәрдә күп фатирлы ике торак йортны ремонтлау белән "РегионСтрой" җәмгыяте коллективы шөгыльләнә. Гордеев урамындагы 9 нчы йортның, мәсәлән, тулысынча түбәсе алыштырылган, җылыту системасын монтажлаганнар.
Биредә әле тагын черманы тиешле таләпләргә туры килерлек итеп җылытасы, вентиляция шахталарын алыштырасы бар. Профнастил кайтарылу белән йортның түбәсе ябылачак. Дамир Садыйков җитәкчелегендәге түбә ябучылар һәм ташчылар бригадасы киләсе ай башына кадәр биредә ремонт эшләрен тәмамларга җыена.
Профсоюз тыкрыгындагы йортта ремонтчылар суүткәрү системасын, санузеллардагы идән такталары һәм унитазларны алыштырган. Моннан күп еллар элек төзелгән әлеге йортта әле тагын кайбер эшләрне башкару күздә тотыла. Мәсәлән, төзүчеләр лоджийларны профнастил белән тышларга, подъездларга яңа ишек һәм тәрәзә яңаклары куярта тиеш.

Әлеге һәм шәһәрдәге башка йортларны яңартуда Владимир Функ, Андрей Тихомиров, Евгений Кузнецов, Владислав Шимин, Надыйр Гомәров, Алексей Калсанов, Сергей Колчин, Петр Мартьянов һәм Олег Щуклинның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
- Мондый ремонт ясауларын күптән көткән идек, - ди йорт буенча җаваплы итеп билгеләнгән Нина Шинкарева, - эшнең сыйфатыннан һәркем канәгать. - Йортыбыз сизелерлек матурая. Иң мөһиме - биредә яшәүчеләр өчен шартлар яхшыра…
Төзүчеләр әлеге объектта капиталь ремонт программасы буенча каралган бөтен эшләрне июнь урталарына тәмамларга тиеш.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев