Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тиздән яңа йорт төзеләчәк

Тиздән безнең шәһәрдә халыкны авария хәлендәге торактан күчерү буенча республика программасы кысаларында тагын бер яңа йорт төзеләчәк. Аны Казанның "Основание" җәмгыяте август башында төзи башлады. Хәзер фундамент блоклары куелган, подвалны җылыту һәм гидроизоляция эшләре башкарыла. Тиздән төзүчеләр бинаның цоколь өлешен эшләргә керешәчәк, аннары плитәләр куелып, башка эшләр дә график нигезендә...

Тиздән безнең шәһәрдә халыкны авария хәлендәге торактан күчерү буенча республика программасы кысаларында тагын бер яңа йорт төзеләчәк.
Аны Казанның "Основание" җәмгыяте август башында төзи башлады. Хәзер фундамент блоклары куелган, подвалны җылыту һәм гидроизоляция эшләре башкарыла. Тиздән төзүчеләр бинаның цоколь өлешен эшләргә керешәчәк, аннары плитәләр куелып, башка эшләр дә график нигезендә дәвам итәчәк. Йорт газобетон блоклардан төзелә, җылытыла, аннары кирпеч белән тышлана. Нәтиҗәдә элеккеге ит комбинаты территориясендә өч катлы, бер подъездлы 18 фатирлы йорт барлыкка киләчәк.
- Төзелеш материаллары җитәрлек, шунлыктан эшнең туктап торганы юк, - диде участок җитәкчесе Алексей Савельев.
Димәк, булачак фатир хуҗалары озакламый яңа йортка күчеп, өй туйлары үткәрерләр. Моңа озак калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев