Тукай авылында Илшат Габидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында терлек азыгын хәзерләү төгәлләнеп килә.
Тәлгат Җамалетдинов
Хуҗалыкта эш чын чын мәгънәсендә кайнап тора: мәсәлән, кичә һава температурасы утыз сигез градуска кадәр күтәрелгән иде. Ә терлек азыгы хәзерләүче трактор яки йөк машинасы кабинасында ул кырыктан да артып китә. Сүз дәюк, игенчеләргә бик катлаулы...
Тукай авылында Илшат Габидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында терлек азыгын хәзерләү төгәлләнеп килә.
Тәлгат Җамалетдинов
Хуҗалыкта эш чын чын мәгънәсендә кайнап тора: мәсәлән, кичә һава температурасы утыз сигез градуска кадәр күтәрелгән иде. Ә терлек азыгы хәзерләүче трактор яки йөк машинасы кабинасында ул кырыктан да артып китә. Сүз дәюк, игенчеләргә бик катлаулы шартларда эшләргә туры килә, тик вакытны да кулдан ычкындырырга ярамый. Моны хуҗалыкта барысы да яхшы аңлый.
- Егетләребез сынатмый, - ди хуҗалык җитәкчесе Илшат Шәймулла улы, - һәрберсе үз эшен яхшы белә, эшен бетермичә кырдан өенә кайтып китми.
Быел хуҗалыкта печәнне узган елга караганда соңрак чаба башлаганнар, тик механизаторлар тырышлыгы белән ике атнада кышка җитәрлек печән хәстәрләп куйганнар.
Хуҗалык җитәкчесе терлек азыгын хәзерләүдә эшләүчеләрнең эшеннән бик канәгать. Мәсәлән, Рафис Мифтахов КСК-100 комбайны белән 80 гектарда күпьеллык үләнне үзе генә диярлек чабып бетергән. Яшел массаны Раил Хәбибуллин тырмалы МТЗ-80 тракторы белән теземнәргә җыя, ә Сәлим Хисмәтуллин рулоннарга пресслый.
Механизаторлар техникадан нәтиҗәле файдаланып, һәрвакыттагыча югары күрсәткечләргә ирешәләр. Аларның һәрберсе трактор, машина, ашлык җыя торган комбайн белән дә оста идарә итүләрен билгеләп үтәргә кирәк. Раил Нургали улы эштән бушагач, кичен КУН-10 белән прессланган печәнне Сәлим Сәүбән улы йөрткән КамАЗга төяргә тотына. Кырда техника тоткарсыз эшли. Эссе булуга карамастан, механизаторларның кәефе күтәренке, чөнки май аеның яңгырлы килүе, минераль ашламалар кертү һәм тырмалап чыгу аркасында печән уңган.
Хуҗалыкта механизаторлар хезмәтенә тиешле бәя бирә беләләр. Хезмәт хакы исәбеннән аларга арзан бәя белән печән бүлеп бирелгән. Халыкка да 450 килограммлы 200дән артык төргәк печән сатканнар. Печән өсте беткәннән соң, эшчеләргә тагын печән бирергә җыеналар. Ә терлекләрне исән-имин кышлату өчен якынча 150 төргәк печән кирәк, моннан тыш, узган елдан азрак запас калган. Хуҗалык җитәкчесе билгеләп үткәнчә, запас беркайчан да артык булмый, чөнки озын кышта терлекләргә азык күп кирәк...
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев