Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Телләр дуслыкны, бердәмлекне ныгыта

26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Ул 1992 елда кабул ителде. Бу бәйрәмнең бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнгә туры килүе үзе генә дә зур мәгънәгә ия. Туган телнең әһәмиятен сез ничек аңлыйсыз? Камил Нугаев, Спас муниципаль район башлыгы: - Татарстан - Россиянең күпмилләтле төбәкләреннән берсе,...

26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Ул 1992 елда кабул ителде. Бу бәйрәмнең бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнгә туры килүе үзе генә дә зур мәгънәгә ия. Туган телнең әһәмиятен сез ничек аңлыйсыз?
Камил Нугаев,
Спас муниципаль район башлыгы:
- Татарстан - Россиянең күпмилләтле төбәкләреннән берсе, бездә төрле милләт халкы дус-тату яши. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның сәясәте халыклар теленә, аларның традицияләренә, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, аларны үстерүгә юнәлдерелгән. Бу тынычлыкның, тотрыклылыкның нигезе булып тора.
14 милләт яшәгән безнең районда да халыкта толерантлык хисе тәрбияләү төп үсеш юнәлешенең берсе булып тора. Безне күп нәрсә, шул исәптән телләр дә, берләштерә. Һәр милләтнең үз теле булса да, без бер-беребезне аңлап яшәргә тиеш. Сабантуй, Масленица, Нәүрүз, Раштуа һәм Пасха концертлары, Республика, авыл, район көннәре дә шушы максатка юнәлдерелгән.
Республикабыздагы милләтара һәм динара дуслык белән без чын күңелдән горурлана алабыз. Бу дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең даими игътибар үзәгендә. Татарстанда ике диннең дуслыгына беренче чиратта бер-береңне хөрмәт итеп яшәү аркасында ирешелде. Екатерина II Болгарга килгәч, мөселманнарның борынгы хәрабәләрдә намаз укуын күреп, аларны сакларгә кирәклеге турында әмер биргән. Бу традицияләрне без дәвам итәргә тиеш...
Гөлия Мусина,
"Родничок" балалар бакчасының татар телен укыту тәрбиячесе:
- Туган телгә хөрмәт һәм мәхәббәтне бала чактан ук тәрбияләргә кирәк. Хәзерге вакытта бер тел белү генә бик аз, шунлыктан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә укыту-методика комплексы буенча рус балаларын татар теленә өйрәтәләр. Уртанчы группа балалары өчен дәресләр "Минем өем", өлкән группа өчен - "Уйнап үсәбез" темасы буенча үткәрелә, ә хәзерлек группасына йөрүчеләр "Без хәзер инде зурлар, мәктәпкә илтә юллар" темасы буенча шөгыльләнә. Бакчага йөргән кечкенә балалар белән дә татар телен өйрәнәбез.
Балалар телләрне уен формасында яхшырак үзләштерә, шунлыктан мин үз дәресләремдә аларны ешрак кулланырга тырышам. Шулай ук төрле видеоматериаллар, мультфильмнар, балалар язучыларының әкиятләре буенча аудиоязмалар, милли традицияләр һәм культура белән танышырга мөмкинлек биргән башка күргәзмә әсбаплардан файдаланам. Татар теле дәресләре төрле милләт балаларын берләштерә, аларның күзаллавын киңәйтә, эчке дөньясын баета. Иң мөһиме - бу дәресләр теләсә кайсы милләт һәм телгә хөрмәт тәрбияли, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның да сәясәте нәкъ шуңа юнәлдерелгән.
Гөлфинә Нуруллина,
Кузнечиха урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Үз тәҗрибәмә таянып шуны әйтә алам, хәзер укучылар минем фәннәрне кызыксынып өйрәнәләр. Элегрәк алар татар телен өйрәнүгә ничектер салкынрак карыйлар иде, хәзер бу чор инде артта калды. Укучылар дәресләрне игътибар белән тыңлыйлар, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр, диалоглар төзиләр,
татар халкының культурасы белән танышалар. Класстан тыш чараларда да балалар актив катнаша, шигырь уку конкурслары, төрле викториналар үткәрәбез.
Мәктәптән тыш, мин авылыбызның балалар бакчасында да татар теле дәресләре үткәрәм. Минемчә, шулай иткәндә генә телнең барлык нечкәлекләрен һәм үзенчәлеген саклап калырга, балаларга үрнәк күрсәтергә мөмкин. Билгеле, рус халкы арасында яшәгәч, русча да еш сөйләшергә туры килә. Тыныч, тату яшәргә теләсәк, бер-беребезне аңлап, башка милләт халкы традицияләренә хөрмәт белән карарга кирәк.
Чулпан Садыйкова,
хуҗабикә (Болгар):
- Татар теле - безнең туган телебез һәм гаиләдә без туган телебездә сөйләшәбез. Бу яктан балаларыбызга яхшы үрнәк күрсәтәбез, чөнки туган телнең нечкәлекләрен белү нәкъ менә гаиләдән башлана. Әлбәттә, русча да сөйләшәбез, без бу телне дә яхшы беләбез. Рус халкы арасында яшәгәч, шунсыз мөмкин түгел. Туганнарча дус, тату яшисең килә икән, бер-береңнең традицияләрен хөрмәт итәргә, яхшы белергә кирәк.
Гүзәл Әхмәтова,
2нче шәһәр мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары:
- Бу уку елында безнең мәктәптә беренче татар классы оешты. Анда татар теленә дәресләрдә генә түгел, класстан тыш чараларда, укыту-тәрбия процессында да зур игътибар бирелә. Шулай итеп, ике дәүләт телен өйрәнү дәрәҗәсе камилләшә. Укытучыларыбызның тырышлыгы белән дәресләрдән башка класстан тыш чаралар да еш үткәрелә, бу яхшы нәтиҗә бирә. Тулаем алганда, телләрне өйрәнү төрле милләт балалары арасында дуслык элемтәсе урнаштырырга ярдәм итә. Светлана Мынова,
үзәк китапханә абонементы китапханәчесе:
- Китапханәбез фонды рус теле һәм татар телендәге китаплардан тора. Безнең күпмилләтле районда башкача булуы мөмкин түгел. Безгә төрле милләт укучылары йөри.
Билгеле, рус телендәге китапларны ешрак алсалар да, татар әдәбиятын укырга теләүчеләр дә җитәрлек. Еш кына китапларны мәктәп укучылары сорап килә. Зифа Кадыйрова, Мәдинә Маликова, Муса Җәлил кебек авторлар аеруча популяр. Татар авторларының русчага тәрҗемә ителгән китапларын да теләп укыйлар. Алар арасында Фатыйх Булатов, Ибраһим Сәләхов, Габдрахман Әпсәләмов һәм башкалар бар. Минемчә, укырга яраткан кеше теләсә нинди милләт авторы китабын укырга әзер, кызыклы гына булсын...
Мин үзем рус милләтеннән булсам да, район халкы, туганнарым, кунаклар сөйләшкән татар теле, башка телләргә хөрмәт белән карыйм. Тел - безгә бер-беребез белән якын элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә.
Лада Сусарина,
урта мәктәп директоры (Иж-Борискино):
- Авылдашларымның күпчелеге өчен туган тел - чуаш теле. Ата-бабаларыбыз шушы телдә сөйләшкән, ул буыннан-буынга күчкән. Моннан тыш, районда рус һәм татар теленнән тыш, без чуаш телен дә өйрәнүче бердәнбер мәктәп. Ул башка фәннәрне өйрәнергә комачауламый, ә без балаларыбызның туган телне өйрәнүләре белән горурланабыз.
Үзем чуаш телен шактый әйбәт беләм, мөмкинлек чыккан саен бу телдә аралашырга тырышам. Әни буларак, балаларымның да туган телләрен яратуларын билгеләп үтәсем килә. Кече кызым телне әйбәт белә, ә менә олылары чуаш теле фән буларак кертелмәгән елларда укыдылар. Шунлыктан сөйләм телен аңласалар да, аралашу кыенлык тудыра. Минемчә, теләге булган һәр кеше туган телен өйрәнә ала, чөнки ул чын мәгънәсендә халкыбыз байлыгы.
Татьяна Смирнова,
педагогия хезмәте ветераны:
- Мин үземнең туган телем булган мордва телен бик яратам, әти-әнием шушы телдә сөйләшкән бит. Дөрес, туган телебездә туганнар белән очрашкан чакларда гына аралаша алабыз. Ә икенче туган телем дип бөек рус телен саныйм, чөнки ул төрле милләт кешеләренә бер-берләрен аңларга, аралашырга мөмкинлек бирә.
Болгарда яшәгәч, үзебезнең милли традицияләр белән башкаларны да таныштырырга тырышам. "Пайгэнят" ("Кыңгыраулар") балалар мордва ансамбле белән район халыклары дуслыгы фестивалендә чыгыш ясыйбыз. Бу фестиваль ел саен Бердәмлек һәм татулык көне алдыннан үткәрелә. Анда безнең районда яшәгән төрле милләт вәкилләре - татар, рус, чуаш, мордва, әрмән, үзбәк, удмурт һәм башка халыклар чыгыш ясый һәм бу чара иҗатыбыз аша төрле милләтләрне берләштерә.
(Бу мәсьәлә буенча фикерләрегезне www.spas-rt.ru сайтында калдыра аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев