Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Көн темасы

Техника сынатмаска тиеш

Бу көннәрдә Танкеевкадагы Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы ремонтлау һәм көйләүгә кереште. Өч МТЗ-80, ике ДТ-75, Т-150, өч чәчкеч һәм дүрт культиватор көздән үк тәртипкә китерелгән булса да, язгы кыр эшләренә тотынганчы аны тагын бер кат тикшереп, кирәкле урыннарын көйләргә кирәк. Мәсәлән, механизаторлар тырма...

Бу көннәрдә Танкеевкадагы Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы ремонтлау һәм көйләүгә кереште.
Өч МТЗ-80, ике ДТ-75, Т-150, өч чәчкеч һәм дүрт культиватор көздән үк тәртипкә китерелгән булса да, язгы кыр эшләренә тотынганчы аны тагын бер кат тикшереп, кирәкле урыннарын көйләргә кирәк. Мәсәлән, механизаторлар тырма тешләрен тәртипкә китергәннәр, ә Николай Шемуратов белән Виктор Тареев Т-150 тракторының двигателен алыштыру белән мәшгуль. Моның өчен капиталь ремонт ясалган МАЗ двигателе сатып алганнар. Шулай итеп, механизаторлар киеренке кыр эшләре вакытында хуҗалыкта булган барлык техника ватылусыз эшләсен өчен зур тырышлык куялар.
Чәчүне үз вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу - мул уңыш алуның төп шарты. Шунлыктан тракторда эшләгән Яков Семенов һәм Николай Овечкин, Виктор Тареев техниканы кыр эшләренә тулы әзерлек белән алып чыгу өчен сынатмаска омтылалар.
Тырмалар һәм культиваторларны язгы кыр эшләренә әзерләүче Николай Семенов белән Петр Левагин да кыр эшләре барышында һәр сәгатьнең кадерле булуын яхшы аңлап эш итәләр. Язгы кыр эшләрен оешкан төстә үткәрү өчен биредә кирәкле күләмдә ягулык хәзерләп куелган, шулай ук 750 гектар сабан культураларын чәчү өчен 20 тонна югары класслы чәчүлек орлыгы сатып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев