Бу дүшәмбедә сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуга багышланган митинг булды.
Митингны алып баручылар әлеге сугыш турында сөйләгәндә коточкыч саннар китерделәр: 10 ел барган сугышта безнең 500 меңнән артык солдат катнашкан, 49985 кеше яраланган, 6669 кеше инвалид булып калган, 312 кеше хәбәрсез югалган, 13836 кеше һәлак булган. Кызганыч, һәлак булучылар арасында якташларыбыз Александр Корчагин, Әнәс Зәйдуллин, Марат Мингалиев, Сергей Рубцов, Сергей Пантелеев, Николай Сорокин да бар.
- Бу сугыш турында бүген төрлечә сөйлиләр, - диде митингта катнашучылар алдында чыгыш ясап район башлыгы Камил Нугаев, - ни генә сөйләсәләр дә, безнең солдатлар үз бурычларын намус белән үтәделәр… Әлеге сугышта Россия мәнфәгатьләрен яклаганыгыз өчен зур рәхмәт. Без үсеп килүче яшь буынны әлеге батырлык үрнәгендә тәрбияләргә тиеш…

Сугышчан хәрәкәт ветераннары исеменнән митингта катнашучыларны сугышчы-әфганчыларның район советы рәисе Ринат Шәрипов сәламләде. Ул авыр сынауларда батырлык үрнәкләре күрсәткән безнең сугышчыларны хөрмәтләп искә алырга килгән кешеләрнең барысына да рәхмәтен җиткерде.
- Әфган сугышында катнашучыларның батырлыгы халык хәтерендә мәңге сакланыр, - диде ул.
Әфган сугышында катнашкан Юрий Гришинның әнисе чыгышын һәркем зур дулкынлану белән тыңлады. Кызганыч, ул үзе бүген арабызда юк. Елизавета Ивановна Муса Җәлилнең "Ана турында"гы балладасын укыганда, күпләрнең күзе яшьләнде…
Аңа һәм әфганчыларның хатыннары Вера Куруллина белән Татьяна Фәсхетдиновага бу көнне "Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел" дигән истәлек медальләре тапшырылды.
Митингта район хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов ТР хәрби комиссары исеменнән "Батырлык урыны - Әфганстан" республика балалар иҗаты конкурсының җиңүчеләрен билгеләп үтте. Конкурсны оештыру үзәге булган балалар китапханәсе коллективына рәхмәт хаты, шәһәрдәге 2нче урта мәктәп укучысы Анна Корчагинага (аның туганы очучы Александр Корчагин Әфганстанда һәлак булган) Мактау грамотасы тапшырды.
Һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салганнан соң, сугышчан хәрәкәт ветераннарын "Болгар" кафесына чакырдылар. Биредә әфган сугышына багышланган күргәзмә оештырылган иде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев