Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Спорт ҺӘм сӘламӘтлек – аерылгысыз

Бүген Казан Россиянең спорт башкаласына әйләнде. Инфраструктурасы нык үскән республикабызга Бөтенсоюз дәрәҗәсендә генә түгел, ә дөньякүләм әһәмиятле спорт ярышлары үткәрүне ышанып тапшыралар. Хәзерге вакытта башкалабызда бара торган спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты шул турыда сөйли. Спорт бәйрәмен ачу тантанасында РФ Президенты Владимир Путин белән Татарстан лидеры Рөстәм Миннеханов катнашты....

Бүген Казан Россиянең спорт башкаласына әйләнде. Инфраструктурасы нык үскән республикабызга Бөтенсоюз дәрәҗәсендә генә түгел, ә дөньякүләм әһәмиятле спорт ярышлары үткәрүне ышанып тапшыралар. Хәзерге вакытта башкалабызда бара торган спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты шул турыда сөйли. Спорт бәйрәмен ачу тантанасында РФ Президенты Владимир Путин белән Татарстан лидеры Рөстәм Миннеханов катнашты.
Спортны үстерү буенча уңай үзгәрешләр республика башкаласында гына түгел, районнарда да бара. Республика Президентының махсус программасы буенча спорт объектлары төзелә. 2013-2014 елларда гына да Татарстанда 322 спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Ә 2015 елда тагын 10 спорт объекты файдалануга тапшырылачак, шуның бишесе - йөзү бассейннары белән.
Безнең районда да тиздән шундый объект файдалануга тапшырылачак. Болгарда тренажер залы белән йөзү бассейнын 2013 елда Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә "2006-2015 елларга Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү" федераль максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында төзи башладылар. Бу объектның бәясе 141,6 миллион сумга төште, хәзер аны балалар да, олылар да бик көтә.
- Мин бассейнның төзелеп бетүен түземсезләнеп көтәм,-ди Данил Карсаков.- Бездә бик күпләр су коенырга ярата, ләкин җәй үтеп китүгә коена алмый идек, хәзер кыш көне дә рәхәтләнеп су керергә була. Бу бит үзе сәламәтлек дигән сүз.
Киләчәктә бу спорткомплекста күнегүләр генә түгел, төрле дәрәҗәдәге ярышлар да үткәреләчәк. Мәсәлән, 2011 елда "Бердәм Россия" партиясе проекты буенча төзелгән "Олимп" спорт залында спортның төрле төрләре буенча республика дәрәҗәсендә генә түгел, Бөтенроссия дәрәҗәсендә дә ярышлар үткәрелә. Соңгы вакытларда биредә көрәшчеләр, каратистлар, нәфис гимнастика осталары һәм башка спортчылар көч сынашты. Ярышларда катнашучыларның барысы да "Олимп"та спорт өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтәләр. Бу объектны төзү 188 миллион сумга төште.
Моннан тыш, бу зал янында мини-футбол, баскетбол, волейбол уеннары өчен бик уңайлы өсте ябулы спорт мәйданчыклары эшләнгән. Шунысы да бар, ясалма өсле заманча спорт мәйданчыкларын төзү республика лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2013 елда башланды. Үткән ел, мәсәлән, алар Болгарда, Полянка һәм Ямбакты авылларында төзелде. Хәзерге вакытта "Болгар" савыктыру лагерында ике спорт мәйданчыгы төзелә, моның өчен республика бюджетыннан 3,8 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу бик кирәкле һәм файдалы эшне 2016 елда да дәвам итәргә уйлыйлар.
Соңгы вакытта районда барлыкка килгән спорт объектлары турында сөйләгәндә, 2014 елның августында Дзержинский урамындагы заманча спорт мәйданы белән ял зонасы эшләнүе турында да әйтергә кирәк. Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев ярдәме белән төзелгән бу объект халыкның яратып ял итә торган урынына әверелде.
- Без һәрвакыт монда ял итәргә яратабыз,- ди шул тирәдә яшәүчеләрнең берсе. - Монда балалар өчен дә, олылар өчен дә шартлар бар. Безгә аны сакларга, чиста тотарга гына кирәк.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев