Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Самбочыларыбызга тиңнәр булмады

"Олимп" спорт комплексында 1999-2000 елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында самбо буенча Татарстан беренчелеге һәм республика укучыларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Хнчы спартакиадасы оешканлык белән һәм югары дәрәҗәдә үтте. Спортның бу төрен сөючеләр безнең самбочылар чыгышын тын да алмый карап утырдылар.

Олег ПАХОМОВ
Узган елгы белән чагыштырганда, бу бәйге тагын да мавыктыргыч булды, спорт залына тамашачылар да күп җыелган иде. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге спорт бәйрәме көтелгәннән дә нәтиҗәлерәк килеп чыкты. Иртәдән кичкә кадәр диярлек келәмдә чыгыш ясаган спортчыларны җиңүгә рухландырып торган тренерлар, күп сандагы җанатарлар тавышыннан зал гөрләп торды. Бәйгедә һәр самбочы да диярлек үзенең яхшы әзерлекле булуын күрсәтергә тырышты.
Ни дисәң дә, аларның чыгышларын турнирның мактаулы кунагы - 2012 елда студентлар арасында дөнья Кубогы иясе, 2013 елда Казанда үткән Бөтендөнья җәйге Универсиада чемпионы, узган ел Европа чемпионатында көмеш медаль алган Казан спортчысы Анастасия Ковязина игътибар белән күзәтеп утырды.
Спорт бәйрәменә килүчеләрне район башлыгы Камил Нугаев җылы котлады. Турнирга чакырылган күрше район җитәкчеләре һәм республика ведомстволары вәкилләре исеменнән ул яшь спортчыларга келәмдә зур уңышларга ирешүләрен теләде. Спортчыларга шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Григорьевна Прохорова да үзенең изге теләкләрен җиткерде. Ветеран бүгенге заман яшьләренә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын да ассызыклап үтте. Александра Григорьевнага һәм хезмәт ветераннары Алексей Дмитриевич Баширов белән Гамир Кадыйр улы Кадыйровка "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләре тапшырылды.
Спорт бәйрәмендә республиканың унҗиде районыннан килгән ике йөздән артык яшь самбочы төрле авырлык үлчәвендә көч сынашты. Күпчелек спортчыларның турнирга югары дәрәҗәдә әзерләнеп килүе турында әйтергә кирәк. Шуңа күрә кайбер очрашулар берничә минут эчендә теге яки бу спортчының җиңүе белән тәмамланды. Кул белән генә түгел, хәтта аяк белән дә көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итүче ысулларны байтак кулландылар. Бу инде үзе үк спортчыларның бәйгегә зур җаваплылык белән әзерләнеп килүләрен ачык раслый.
Авыр үлчәүдә чыгыш ясаган Егор Шевченко үзен бик ышанычлы тотты. Полянка авылы спортчысы баштарак барлык көндәшләрен дә бик тиз җиңде. Очрашу өчен биш минут вакыт бирелсә дә, ул инде ике минут эчендә барлык көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итте. Хәлиткеч очрашуда Аксубай спортчысыннан нибары бер генә баллга калышса да, соңгы мизгелдә үзендә көч табып аннан күпкә өстен чыкты. Дөрес, Татарстан чемпионы исемен алу өчен Егорга күп тырышырга туры килде, шулай да ул сынатмады.
Аның матур бу башлангычына башка спортчылар да кушылды. Үз авырлыклыкларында Танкеевкадан Наталья Юзеева белән шәһәрдәге икенче мәктәптән Екатерина Клещева республика чемпионнары булдылар. Полянкадан Арина Филюшина белән Русалина Хәйруллина, шәһәрдәге беренче мәктәптән Анастасия Волкова, беренче мәктәптән Әмир Вәлиев белән Раил Сәгыйровка көмеш медальләр тапшырылды. Өченче урынга Танкеевкадан Анастасия Шемуратова белән Ләйсән Хисаметдинова, Полянкадан Мария Баширова белән Тимур Бабинец лаек булды. Аларга кубок, медаль һәм дипломнар тапшырылды.
Тренер Владимир Борюшкин әйтүенчә, моңарчы аның шәкертләренең мондый уңышка ирешкәне булмаган. Гомуми команда беренчелегендә безнең яшүсмерләр һәм кызлар Саба спортчылары белән беренче-икенче урыннарны бүлештеләр, өченче урынга Казан командасы чыкты. Мәктәп спартакиадасы кысаларында безнең самбочыларга тиңнәр табылмады һәм алар ышанычлы рәвештә беренче урынны алдылар.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, призлы урыннарны алган спортчыларыбыз 25 мартта Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу хокукына ия булды. Биредә дә сынатмаслар, дип ышынасы килә.
(Тулырак фоторепортаж безнең сайтта www.spas-rt.ru).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев