Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Сабантуй дусларны җыйды

Узган шимбәдә Болгарда традицион Сабан туе бәйрәме булды. Халык, табигатьнең матур бер почмагына җыелып, язгы басуда армый-талмый эшләүче авыл хезмәтчәннәрен зурлады.

Владимир КОРНИЛОВ.
"НЖ".
Матур итеп бизәлгән Рабига күле янына иртәдән халык җыела башлады. Үзешчән артистлар соңгы репетицияне тәмамлап сәхнәгә чыгарга әзерләнде, кунаклар тамашаларның башлануын, быелгы язда кыр эшләрендә фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләгән игенчеләр дулкынланып мәйданга чыгу мизгелләре якынлашуын көтте. Ел саен шул рәвешле башланып китүче бу бәйрәмнең чишмә башы кайларга барып тоташуын гына беркем дә төгәл белми. Җәй башларында зурлап билгеләнеп үтелүче бу бәйрәмне барыбыз да түземсезлек белән көтә.
Аеруча игенчеләр, басу хезмәтчәннәренең печәнгә төшәр алдыннан һәм урып-җыюга әзерләнә башлаганчы көндәлек мәшәкатьләрне читкә этәреп, аз булса да ял итәсе, дуслары, туган-тумачалары , хезмәттәшләре белән очрашып сөйләшәсе килүен дә табигый хәл, дияргә була. Эш кешесенә ял да кирәк.
Сабан туе төгәл иртәнге сәгать унда башланды. Тирә-якны якны яңгыраткан фанфаралар тавышы тынганнан соң тамашаны алып баручылар бәйрәм лентасын кисү хокукын район башлыгы Камил Нугаев белән 2013 елның чәчү батыры, "Болгар Арыш" җәмгыяте механизаторы Ямбактыдан Раил Хәйруллинга тапшырдылар. Бераздан мәйданда мәртәбәле кунаклар - ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев, "Болгар Арыш" җәмгыяте генераль директоры Элина Шайер, "Ватаным Татарстан" газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, Спас районы якташлар җәмгыяте президенты Камил Сәгъдәтшин, Ульяновск өлкәсенең Иске Майна муниципаль районы башлыгы Сергей Галант һәм башкалар бар иде. Милли киемнәр кигән кызлар аларны ипи-тоз, чәк-чәк һәм чуаш куасы белән каршылады.
Бәйрәмне ачу тантанасына балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Рабига күле турында легенда" композициясе әзерләгән. Әлеге күл тарихын бәян иткәндә төрле биюләр башкарылды, көйләр яңгырап торды.
Мәйданга лаеклы хөрмәт казанган басу хезмәтчәннәре, шулай ук чәчүдә әйбәт күрсәткечләргә ирешкән яшь механизаторлар - Спас тармак технологияләре техникумы укучылары чыкты. Якын киләчәктә данлы традицияләрне нәкъ менә алар дәвам итәргә тиеш. Кунакларны төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүгә ирешкән район спортчылары, иң яхшы иҗат коллективлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән таныштырдылар. Шөкер, соңгы елларда яшь спортчылар да, иҗат коллективлары да күп бәйге-фестивальләрдә катнашып үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтәләр.
- Бу бәйрәм - бөтен халык бәйрәме, - диде үзенең котлау сүзендә район башлыгы Камил Нугаев, - аны барыбыз да көтеп алабыз. Без чәчү эшләрен әйбәт темплар белән башкарып чыктык, үз алдыбызга куелган башка бурычларны үтәдек, инде басуларда мул уңыш үсүен көтәсе кала. Игенче хезмәте беркайчан җиңел булмады, эш нәтиҗәсе дә күп нәрсәләргә, шул исәптән һава торышына нык бәйле. Бүген барыбыз да шифалы яңгырлар яусын иде, дип теләк телибез. Әйе, басуларда күкрәп иген уңсын өчен яңгыр бик кирәк. Шуңа күрә бүген игенчеләрнең нинди хис кичерүен аңлавы читен түгел. Куйган хезмәт җилгә очмасын иде…
2013 елгы язгы чәчү батыры ленталары, диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә Игорь Палагин, (Юрков КФХ), Валерий Буканов (Мөхәммәтов КФХ), Андрей Стаценко (Планин КФХ), Раил Хәйруллин ("Болгар Арыш" җәмгыяте), Александр Глухов («Болгар» ВЗП» җәмгыяте) лаек булды. Валерий Сесинга (Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы) "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исем бирү турында күкрәк билгесе һәм таныклык тапшырылды.
Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләп, Татьяна Ларионова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның район халкына мөрәҗәгатен укыды.
Бәйрәмнең тантаналы мизгеле - Сабан туе флагын күтәрү. Быел мондый хөрмәткә механизаторлар Раил Хәйруллин белән Александр Глухов лаек булды.
Күптәнге традиция буенча шәһәр спартакиадасында җиңүче исеменә лаек булган мәгариф бүлеге командасына бүләкләр тапшырылды. Төп приз - 150 мең сумлык сертификат. Бу акчага спорт кирәк-яраклары сатып алыначак.
Шуннан соң бәйрәм гадәттәгечә дәвам итте. Стадионда атлар чабышы башланып китте. Киеренке көрәштән соң беренче урынны Тропиканка дигән ат алды (Исаков КФХ, җайдак - Елена Маршева), икенче урынга - Буянка (эшмәкәр Владимир Монахов), өченче урынга Орлик исемле пони (Юрков КФХ, җайдак Михаил Смирнов) чыкты. Айгырлар арасында - Флагшток дигән юртак (Исаков КФХ, җайдак Радик Сафин), бияләр арасында Записка (Синицин КФХ, җайдак Александр Кузнецов) беренче булып килде. Посыльный исемле атка ("Алексеевскдорстрой" җәмгыяте, җайдак Оксана Пепелина) шулай ук беренче урын бирелде. Барлык җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Шул ук вакытта Сабантуйның төп мәйданында бәйрәм концерты дәвам итте. Чарада район һәм авыл Мәдәният йорты һәм клубларыннан үзешчән артистлар һәм коллективлар катнашты. Якында гына балалар Сабан туе күңелле балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Шунда ук кунакларны татар, рус һәм чуаш милли азыклары белән сыйладылар. Монда борынгы рецептлар буенча әзерләнгән төрле ашларны татып карарга мөмкин булды. Җан җылысын кушып әзерләнгән ризыклар барысының да күңеленә хуш килде. Сабантуй мәйданында көне буе аттракционнар эшләп торды, сәүдә дә гөрләп барды.
Спорт бәйгеләрендә көрәш аеруча киеренке барды. Бу юлы Сабан туенда шахмат, дартс, гер күтәрү, канат тарту, армрестлинг кебек спорт төрләре буенча көч сынаштылар, әтәч алырга баганага менделәр. Шулай да барысы өчен иң мавыктыргыч, көтеп алынган тамаша - татарча көрәш булгандыр. Иң яшь көрәшчеләр арасында (40 кг) Данил Кузьмичев, Егор Костюгов, Тәлгат Хәмидуллин, 50 килограммлылар арасында Данила Вихлянский, Радик Хәйруллин һәм Раил Сәгыйров җиңеп чыктылар.
Абсолют батыр исеме өчен көрәш тә кызганнан-кызды. Нәтиҗәдә бу мактаулы исемгә Әҗмәр егете Олег Казаков ия булды. Традиция буенча, аңа Сабан туеның төп бүләген - тәкә тапшырдылар. Күптәннән килгән гадәт буенча, җиңүче аны җилкәсенә күтәреп, мәйданны әйләнеп чыкты.
... Күңел ачу кичкә кадәр дәвам итте. Ә кичен барлык кунаклар бер-беренең ирешкән уңышларына шатланып, киләсе елда тагын очрашырга сүз куешып, өйләренә таралышты.
Рәсемнәрдә: район башлыгы Камил Нугаев районның алдынгы игенчеләре белән; Сабантуйның абсолют батыры Олег Казаков; ат чабышында кызлар да катнашты; Җырлы-биюле уен; сыйланыгыз, кадерле кунаклар...; капчык сугышын зурлар да, балалар да ярата; гер күтәрүдә Егор Самохваловка тиңнәр табылмады; җигүле атлар узыша; кемнең көче күбрәк?
Тәлгат Җамалетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев